Татар матбугаты
Яңа ел каникуллары бетерелергә мөмкин?
КПРФ партиясе башлыгы Геннадий Зюганов җитәкчелегендәге берничә депутат Россия Дәүләт Думасына шундый эчтәлектәге закон проекты керткән. Депутатлар 31 декабрьне ял көне ясап, 1 гыйнвардан эшкә чыгарга тәкъдим итә. “Яңа ел каникулын бетерү турында бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Россия халкының күпчелеге ел башында акчасыз тилмерә, шуңа күрә гыйнвар башында эш көннәрен кайтаруны сорый”, – диелә документка аңлатма язуында. Сезгә Яңа ел каникулы кирәкме?
Фәридә САФИНА, Татарстанның халык артисты:
– Яңа ел яллары кирәк, аеруча балаларга. Безгә исә каникулга чыккан шул балаларның күңелен күрер өчен кирәк. Алар бездән башка беркая да бара алмый бит. Ун көн буе ялгызы гына өйдә дә утыра алмыйлар. Балаларның кышкы каникулын җәйге айлардагы кебек алдан планлаштырып оештырсалар, яхшы булыр иде. Мәктәп белән бергә чаңгы шуу, тел өйрәнү түгәрәкләре эшләсә дә яхшы. Яңа ел яллары артык озын, билгеле. Өлкәннәр өчен биш көн ял да җитә. Тик ялларны кыскартканчы, иң элек халыкның матди ягын кайгыртсыннар иде.
Зөлфия ВӘЛИУЛЛИНА, тәрбияче (Чаллы шәһәре):
– Кем өчендер бу яллар кирәк тә түгелдер. Әмма балалары күп булган гаиләләргә, укытучы, тәрбиячеләргә шушы бер атналык ял сизелмичә дә үтеп китә. Шәхсән үзем тәрбияче булып эшлим. Кич белән эштән кайткач, гаиләмә, балаларыма вакыт җитми. Баланың укуын карап, ул өй эшләрен эшләп бетергәнче, төнге унберләр тула. Бүген тәрбияче эше документ мәшәкате белән тулган. Балага дәрес әзерләткәч, үземнең эшләр белән төнге сәгать берләргә кадәр утырырга туры килә. Шуңа күрә кыска гына ялларны да зарыгып көтеп алам. Буш вакытта балам белән өстәмә шөгыльләнәм.
Ләйсән САФИНА, “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе:
– Бу яллар иң беренче чиратта балалы гаиләләргә бик кирәк. Безнең илдә Яңа ел бәйрәме традициясе көчле. Кунакка йөрешү, туганнарның хәлен белешү... Мин аларны бетерү яклы түгел. Эше булмаган кеше зарланадыр. Минем аңа зарланганым юк. Шөкер, эш җитәрлек. Эшлисе килгән кеше эшли инде ул. Шәхсән минем өчен Яңа ел бәйрәме – узган елга нәтиҗә ясау, яңа планнар кора торган бер вакыт. Бу илдә меңләгән хәл ителмәгән мәсьәлә бар. Депутатлар шуларны да уйласыннар иде.
Рафаэль ЛАТЫЙПОВ, Татарстанның атказанган артисты:
– Яңа ел каникулы, беренче чиратта, мәктәп балалары өчен мөһим. Без – артистлар халык ял иткәндә концертлар куеп эшләргә тырышабыз. Ял көннәрендә унар концерт куябыз. Халыкка эш урыннарында хезмәт хакы түләсәләр, ял итүгә караганда, эшләү күпкә отышлырак.
Лилия ӘСКӘРОВА, Татарстан Фәннәр академиясенең Татарэнциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты фәнни хезмәткәре:
– Яңа ел каникулы балалар мәктәптә укыганда бик кирәк, чөнки ун көн буе аларның үзләрен генә өйдә калдыру кыенрак. Кышкы озын ялларны җәйгә калдырсалар, тагын да уңайлырак булыр иде, билгеле. Яңа ел каникулында салкында юлга чыгу куркыныч. Яллар күбрәк өйдә утырып, телевизор карауга гына кайтып кала.
Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев