Татар матбугаты
Яман шеш турында хакыйкать
Рак авыруы ел саен җир йөзендә миллионнарча кешенең үлеменә китерә. 2015 елда 20 миллион кешедә яман чир ачыкланган, 13 миллионы җан тәслим кылган. Галимнәрнең яман шеш сәбәпләрен әлегәчә төгәл генә ачыклаганы да, аны булдырмый калу өчен ниндидер препаратлар уйлап таба алганы да юк. Кешелек ракны кайчан җиңәр? Онкологиядән ничек сакланырга? “КВ” хәбәрчесе бу хакта Казан дәүләт медицина академиясенең онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы профессоры Илгиз Гатауллин белән әңгәмә корган. Без дә укучыларыбыз игътибарына әңгәмәнең иң кызык өлешләрен тәкъдим итәргә булдык.
Нәрсәгә охшаган? – Илгиз Габдуллович, ракны, заман чире, дип саныйлар. Бу гаять куркыныч авыруга чынында ничә “яшь”? – Чыннан да, рак – бүгенге заман чире, дигән фикер бар. Янәсе, аның сәбәбе бүгенге тормышыбызның гаҗәеп дәрәҗәдәге тиз ритмына бәйле. Әмма уйдырма гына бу. Уйлап карагыз: рак турында беренче тапкыр безнең эрага кадәр чама белән 1600 нче елларда Мисыр папирусында телгә алынган. Инде шул чагында ук папируста сөт бизе рагының кайбер формалары тасвирламасы табылган. Анда авыруның дәвалауга бирешмәве турында да әйтелгән. Димәк, яман шеш кешелекне инде берничә мең еллар дәвамында җәфалый. Гиппократ һәм Авиценна трактатларында да яман шеш билгеләренең тасвирламалары бар. – Берничә мең еллар элегрәк рак белән авыручылар бу чирне ничегрәк күзаллаган икән? – Әйтик, шул ук Гиппократ ракның килеп чыгу сәбәбен организмдагы сокларның – кара һәм сары үт суларының кушылуыннан күргән. Биредә кан белән лайла турында сүз бара. Рим табибы Гален исә яман шешнең асылда тәннең кием белән капланып тормаган өлешләренә зыян салуын әйткән. Туры эчәктәге ракны да шушы кеше тасвирлап биргән. – Рак нәрсәгә охшаган? – Аның билгеле бер "йөзе", төгәл генә характеристикасы юк. Җәрәхәт, ялкынсыну, ниндидер бер органда тукыманың киңәюе рәвешендә дә булырга мөмкин ул. Шуңа күрә тышкы "кыяфәте" буенча гына диагноз кую бик авыр. Фәкать тукыманы микроскоп аша тикшерү генә хакыйкатьне ачып сала. Чүпрә онкология китереп чыгара? – Чүпрәнең иммунитетны какшатуга һәм ракка китерүе турындагы фикер дөресме? Аның күзәнәкләр үрчүгә зыян салуын һәм шеш китереп чыгаруын раслаган кайбер тикшеренүләр бар. Шулай икән, безгә чүпрәле, ягъни әчегә басылган камыр ризыкларыннан баш тартырга кирәк, димәк... – Чүпрәнең рак китереп чыгаруына бернинди дә фәнни дәлилләр юк. Шуңа күрә камыр ризыкларын курыкмыйча ашарга була. Чыннан да, интернетта чүпрәгә бәйле куркыныч фикерләр бихисап күп. Әмма, кабатлап әйтәм, чүпрәнең зыяны фәнни яктан расланылмаган. – Шулай да рак күзәнәкләренең килеп чыгу сәбәпләре нинди? – Иң төп сәбәбе – күзәнәкләрнең үзгәрүе (мутация). Билгеле бер мутацияләр кичергәннән соң күзәнәк шешкә әйләнә. Ә инде аларның сәбәбе ДНКдагы үзгәрешләр, әйләнә-тирә мохит йогынтысы: су, һаваның пычрак булуы, тәмәке тарту, радиация һ.б. Мутацияләрнең бер өлеше нәселдән килә (әйтик, сөт бизләре, юан эчәк рагына китерә торган үзгәрешләр). Озакка сузылган стресстан, каты авырудан, радиациядән иммунитетның йомшаруы да авыруга нигез салырга мөмкин. – Кешелек бу чирдән кайчан котылыр? Ни өчен галимнәр әле һаман рактан котылу өчен ниндидер прививкалар яки препаратлар уйлап таба алмый? – Кызганычка, якын киләчәктә ракны җиңеп булмаячак әле. Чөнки яман шешнең һәрбер күзәнәге молекуляр-генетик күзлектән караганда үзгә, ягъни уникаль булып тора, шуңа күрә мондый шешне бары тик “үзенең” даруы гына җиңәргә мөмкин. Ә инде яман шеш күзәнәкләренә каршы күзәнәкләр санынча – миллионнарча һәм миллиардларча препарат уйлап табу мөмкин эш түгел. Шуңа күрә бөтен ышаныч – чирне башланып килгәндә ук ачыклауга. Ракны башлангыч стадиясендә җиңәргә була. – Аны ничек булдырмаска? – Профилактика чараларын үтәгәндә, чир куркынычын шактый ук киметергә була. Кайберәүләребез, рактан саклый торган ниндидер могҗизаи кагыйдәләр бардыр, дип уйлый. Әмма андый кагыйдәләр юк шул. Әйтик, көн саен берәр помидор ашасаң, онкологиядән котылып калырга мөмкин, дип уйлаучылар ялгыша. Чаралар комплексын үтәргә кирәк. Беренчедән, көн саен яшелчә, җиләк-җимеш, тупас клетчаткага бай ризыклар (эшкәртелмәгән ярмадан ботка, кукуруз, борчак, бәрәңге) ашарга кирәк. Икенчедән, тоз һәм консервантлар, шулай ук хәмер куллануны чикләргә. Өченчедән, азык-төлек өстәмәләренә кызыкмаска. Дүртенчедән, майлы ризыклар ашамаска. Бишенчедән, тәмәкедән баш тартырга, кызынуны чикләргә. Солярийга мөкиббән китүнең рак килеп чыгу куркынычын арттыруы – расланган әйбер. Хроник авырулардан (ялкынсыну, йогышлы, вируслы, паразитар чирләр) котылырга тырышыгыз. Нәселегездә бер яки ике туганыгыз кайчандыр яман шешкә дучар булган икән, даими рәвештә тикшеренегез. Соңгысы – канцерогеннар белән мавыкмагыз. Иң киң таралган һәм иң куркыныч канцерогеннар – тәмәке төтене, ысланган ризыклар, татлы газлы эчемлекләр, попкорн, чипсы. Ризыкны кыздырганда да канцерогеннар пәйда була. Шуны истә тотарга кирәк: рак – хөкем карары түгел, ә диагноз. Ул никадәр тизрәк ачыкланса, савыгуга өмет шулкадәр зур. Миллионнарча кеше, әледән-әле дәваланып, шушы диагноз белән яши. Бүген рак, шикәр чире, ревматоидлы артрит, йөрәктә ишемия авыруы кебек үк, хроник чиргә әйләнде.Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев