Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ямал-Ненец телерадиокомпаниясендә татар тапшырулары чыга башлаячак

6 майда Ямал-Ненец автоном округының “Ямал-Регион” җирле дәүләт телерадиокомпаниясендә кабаттан татар тапшырулары чыга башлаячак. Салехард шәһәренең “Ватан” татар милли-мәдәни мохтарияте рәистәше Хәсәнә Боязитова хәбәр иткәнчә, “Туган нурлар” дип аталган радиотапшыру 6 май көнне 16.00 сәгатьтә “Радио Ямала” дулкыннарында эфирга чыгачак. “Тапшыруда мәдәният, мәгариф, спорт яңалыкларын хәбәр итәрбез. Татар халкының тарихы, татарларның күренекле шәхесләре, галимнәре, артистлары, язучылары турында сөйләячәкбез. Тапшыру дәвамында Татарстан һәм Ямал җырчылары башкаруында татар җырлары яңгыраячак”, – дип сөйли Хәсәнә ханым. Тапшыруны ул үзе алып барачак. “Ямал Радиосы”нда татар тапшырулары 1999 елдан чыгып килә иде, әмма 2014 елда аны яптылар, штатны бетерделәр, менә инде өч ел аны кайтару өчен тырышам. Губернаторга, депутатларга, “Ямал-Регион” телерадиокомпаниясе җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек. Нәтиҗәсе булмады. Менә быел май аенда гына безнең үтенечләргә җавап бирделәр. Әлегә шимбә көннәрендә 30 минутлык программаны үзем алып барачакмын, киләчәктә исәп – радиода аерым штат булдырып, даими алып баручы билгеләү”, – ди “Ватан” оешмасы рәистәше. Хәсәнә ханым үзе инде 2005 елдан татар телендә тапшырулар алып бармаганлыгы, шуңа күрә беренче тапшыруны дулкынлану хисләре белән көтүен дә әйтә. “Мөмкинлек булганда, татар тапшыруларын яңгыратырга кирәк. Шуны аңлау тынычландыра һәм көч бирә”, – ди Хәсәнә Боязитова.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев