Чыганак: http://www.shahrikazan.com
Татар матбугаты
"Worldskills" эшче һөнәрләр чемпионатына әзерләнүче Татарстан җыелма командасы инглиз телен өйрәнә
Боровое Матюшино бистәсендәге «Идел» Яшьләр үзәгендә «Worldskills» эшче һөнәрләр чемпионатына әзерләнүче Татарстан җыелма командасының беренче киңәйтелгән слеты башланды. Ике көн дәвамында яшь белгечләр җаваплы ярыш алдыннан дулкынланмаска һәм инглизчә сөйләшергә өйрәнә.
– Мондый зур ярышларда катнашу өчен яшьләргә һөнәри белемнәр генә җитми. Иң беренче чиратта команда белән эшли белергә, бер-береңне аңларга, ресурслар белән идарә итәргә кирәк. Шулай ук стрессларга чыдам булу да зарур, – диде сменаны оештыручы Тимур Бәхтияров.
Сменаның төп максаты һөнәри белемнәрне арттыру түгел. Алар болай да инде көн саен бу юнәлештә эшли. Ярышлар алдыннан көч туплау, илһам алу, позитив фикер йөртү кебек әйберләр дә җиңү өчен кирәкле шарт. Яшьләр белән профессиональ психологлар шөгыльләнәчәк. Һәр кешегә шәхес картасы төзелә, аңың нигезендә, укучылар киләчәктә «кайсы өлкәдә үзеңне үстерергә була?» дигән сорауга җавап таба алачак.
«Worldskills» чемпионатында инде үзен сынап карарга өлгергән яшьләр: «Ярышларда иң төп авырлык – тел белмәү», – дип белдергән. Шуңа да 17 гыйнвар көнне «БизнесИнсайт» үсеш һәм персоналга белем бирү үзәгендә Education First оешмасы укытучылары яшьләргә инглиз теле дәресләре бирәчәк. Алдан тапшырган тест нигезендә, укучыларның белем дәрәҗәсе сынала.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Казан «Worldskills» халыкара чемпионатын кабул итәчәк. Махсус төзелгән полигон-лабораторияләрдә яшь галимнәр, уйлап табучылар, пешекче, тегүче, монтажчы һ.б. дистәләгән эшче «Үз эшенең остасы» дигән абруйлы исем өчен көрәшәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев