Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Владимир Путин гүзәл затларны Бальмонтның шигырь юллары белән котлады (видео)

«Сез бу дөньяны гүзәллек һәм яшәү энергиясе белән тутырасыз, аны наз һәм рухи юмартлык белән җылытасыз, җиргә ямь биреп торасыз, – диде дәүләт башлыгы Владимир Путин хатын-кызларны бәйрәм белән котлап. – Хатын-кызда без барысын да табабыз: илһам чыганагы да, юаныч та. Хатын-кыз – тормышыбызның чыганагы һәм аның балаларда дәвам итүе».
Элек-электән ир-атлар гүзәл затларга атап җырлар, шигырьләр язган. Владимир Путин Көмеш гасыр шагыйре Константин Бальмонтның сүзләрен бик тә төгәл һәм образлы дип атады.
«Женщина – с нами, когда мы рождаемся.
Женщина – с нами в последний наш час.
Женщина – знамя, когда мы сражаемся.
Женщина – радость раскрывшихся глаз», – дигән шигырь юлларын укыды дәүләт башлыгы.
Президент шулай ук ассызыклап үткәнчә, ир-атлар бүген генә түгел, хатын-кызларга терәк булуларын һәрвакыт исләрендә тотачак.
«Сөекле гүзәл затларыбыз безнең кайгыртуны һәм игътибарны тойсын, ешрак елмайсыннар өчен барысын да эшләячәкбез», – дип ышандырды Путин һәм хатын-кызларга сәламәтлек, уңышлар, шатлык-куанычлар, бәхет теләде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев