Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Венгрлар татар милләте белән кызыксына

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова әйтте.
12-19 июнь көннәрендә татар галимнәре Миләүшә Хәбетдинова һәм тарих фәннәре докторы, профессор Айдар Хәбетдинов Венгриядә булып кайты. Алар анда татар классигы Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога” китабын тәкъдим итү чарасында һәм Венгриядә оештырылган мини Сабан туенда катнашып, милләттәшләребез белән очрашты.
hab
“Вегриядә грант буенча төрле халыкларның милли бәйрәмнәрен уздыралар икән, - ди Миләүшә Хәбетдинова. – Әлеге илгә килеп төпләнеп яши башлаган халыклар үз бәйрәмнәрен оештырып, башка халыкларга үз милләтләре турында аваз сала. Татар җәмгыяте һәм «Алфавит» идарәсе фонды җитәкчесе Рита Хәсәнова чакыруы буенча, без дә  волонтерлар буларак мини Сабан туенда катнаштык. Айдар Хәбетдинов белән икәү балаларны милли уеннарга өйрәттек. Венгрлар үзләре дә кәгазьдән бик яратып түбәтәйләр ясады. Татар җәмгыяте оештырган мастер-классларда катнаштылар. Сабан туена килгән кунакларга татар милләтенең тарихын, мәдәнияте, үзенчәлеге хакында сөйләдек. Туристик маршрутлар турында да мәгълүмат бирдек. Шунысы кызганыч, анда гомер итүче милләттәшләребездә мәгълүмат бик аз. Алар үзләренчә тырышалар, ләкин Татарстаннан аларга ярдәм кирәк. Венгриядә яңгыраган татар моңнарыннан да мин канәгать калмадым. Аларга чын татар аһәңнәрен ишеттерәсе иде. Күбесе ана телен дә белми, башлыча рус телендә аралашалар. Шунысы куанычлы, Венгриядә гомер итүче татарлар “Алфавит" тирәсендә берләшә башлаган. Гади кеше уен, җыр, әдәбият аркылы халыкка тартыла бит. Шуңа күрә Венгриягә татар милләте турында күбрәк мәгълүмат таратасы иде».
Миләүшә Хәбетдинова әлеге эшләрне җайга салу өчен Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итәчәген дә белдерде.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев