Татар матбугаты
Венгрия һәм хәйрия фонды татар милләтенә зур бүләк ясаган
Татар язучысы Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога!” романы венгр телендә Венгрия дәүләте һәм аларның ГУЛАГ фонды ярдәме белән дөнья күрде. Бу хакта «Алфавит» идарәсе фонды һәм «Әлифба» татар җәмгыяте рәисе Рита Хәсәнова (Венгрия) хәбәр итте.
Кичә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында китап венгр телендә басылу уңаеннан журналистлар һәм җәмәгатьчелек белән очрашу үтте.
Мәгълүмат өчен, Аяз Гыйләҗевнең “Йәгез, бер дога!” роман-хатирәсендә Советка каршы чыгуда гаепләнгән венгр егете Арпад Галгоцига аерым истәлекле юллар багышланган. Аяз Гыйләҗевнең моңарчы дөнья күрмәгән мирасын фәнни әйләнешкә кертүне максат итеп куйган әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова шушы Арпад Галгоцины эзләп табып, аны Казанга китерүгә ирешә. Башта әле китапның венгр теленә тәрҗемәсе турында сүз бармаса да, Миләүшә Хәбетдинова китапны венгр телендә бастыру өчен акча эзләү хәстәренә керешкән була. “Татарстан Язучылар берлеге “Акча юк”, дигәч өмет сүнгән иде кебек. Шулай да Арпадка: “Тәрҗемәче табыйк, мин акча табармын, татарлар андый эшне ил белән бергә күтәрә. Аяз абыйны яраталар, табармын”, - дидем. Ә ун көннән соң миңа Арпад: “Акча эзләмә, Венгрия ягы булыша”, дип хәбәр итте, - диде Миләүшә Хәбетдинова.
“1956 ел венгрлар өчен бик истәлекле – ГУЛАГ елы, бастырылган революция елы. Бик күп венгрлар кулга алынган, күбесе эмиграцияләнергә мәҗбүр булган. Бу дата алар өчен зур әһәмияткә ия. 2016 ел – шушы датаның алтмыш еллыгы иде. Без Кеше ресурслары министрлыгына мөрәҗәгать иттек, алар ГУЛАГ фондына чыктылар... һәм безгә китап чыгару өчен акча бүлеп бирелде”, - дип китап бастыруның матди ягы турында сөйләде Рита Хәсәнова.
“Венгрия һәм хәйрия фонды безнең милләткә шундый зур бүләк ясады”, - дип билгеләп үтте әлеге эшне башлап җибәргән галимә Миләүшә Хәбетдинова.
400дән артык биттән торган китап тиз арада – ике ай эчендә тәрҗемә ителгән. Китап рәсми ГУЛАГ елы төгәлләнгәнче, 25 февральгә чыгарга тиеш булган. Ике тәрҗемәче – Андраш Шопрони һәм Юдит - китапны икегә бүлеп тәрҗемә итеп, эшләрен Арпад Галгоцига җибәреп барган. “24 февральдә Венгриядә китапның презентациясе булды. Презентациягә алып килгән китаплар бик тиз сатылып бетте”, - диде Рита Хәсәнова.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев