Татар матбугаты
Вәгъдә белән ерак китеп булмый (Әгъзам Гобәйдуллин б/н ӘҢГӘМӘ)
Ел саен сентябрьдә сайлауга йөреп өйрәнгәнлектән, бу җәй тынычрак уза. Аның каравы, киләсе елның мартында Россия Президентын сайлыйсы. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән әнә шул зур чарага әзерлек, закондагы үзгәрешләр һәм алда безне ниләр көтәчәге турында фикер алыштык.
– Әгъзам Саматович, күптән түгел партия вәкилләре белән очрашуда мондый сүз әйттегез: “Яңа бинабыз бәхәсләшү урыны булсын иде”. Партия вәкилләре бергә җыелып, фикер алышырга әзерме? Моңа ышану бер дә җиңел түгел.
– Республикада 65 сәяси партиянең бүлеге төркәлгән. Шуларның унлабы актив эшчәнлек алып бара. Соңгы җыелышка 25 партиянең вәкиле килде. Барлык партияләр дә бу дискуссиягә әзер дип әйтмәс идем, әмма сәяси вакыйгалардан читтә калмаска тырышалар. Соңгы елларда сайлау белән бәйле законнар үзгәреп тора. Аларны өйрәнергә, аңларга һәм дөрес итеп куллана белергә дә кирәк бит. Бездә сайлау системасы әле бик яшь. Бу мәсьәләдә хәтта чит илләрдә дә кимчелекләр җитәрлек. Камиллекнең чиге юк диләр, бу эш тә дәвам итәчәк әле. Үзгәрешләр алга таба да булачак, моңа әзер булып торырга кирәк.
– 65 партия күбрәк түгелме соң?
– Күп, әлбәттә. Әмма бу вакытлы күренеш. Берләшүләр дә, таркалулар да бар. Көндәшлеккә чыдый алмыйча төшеп калучылар да юк түгел. Әмма бу юлны узарга кирәк. Сан сыйфатка күчәргә тиеш. Күчеш чоры күпме вакытны алыр – биш елмы, уннымы – анысын вакыт күрсәтер. Төп көрәш берничә партия арасында бара. Чит илләрдә дә шундый хәл. Әйтик, АКШта да партияләр аз түгел. Әмма көрәшнең нигездә ике төп партия арасында барганын күреп-ишетеп торабыз.
– Элек сәяси көрәш кызыграк иде дип әйтүчеләр дә бар. Сез ни диярсез?
– Төрле вакытлар булды. Үзгәрешләр чорында яңа фикерләр, яңа уйлар, яңа идеяләрне алга сөрүче партияләр калкып чыкты. Халык та бу хәлгә битараф калмады. Кызыксыну артты. Сайлап алу мөмкинлеге пәйда булды. Әмма ул да күчеш чоры иде. Үзгәрешләр булмый тормый. Кайбер партияләр сайлауга әзерләнмичә бара. Бу халыкка да кызык түгел. Йә булган фикерләрен дә җиткерә алмыйлар, механизмнары юк. Мин партия оештырам да, шуның ярдәмендә шәхси мәнфәгатьләремә ирешәм дигән заманалар артта калды. Партия оештырып, программа төзү генә җитми – электорат, ягъни сайлаучыларың да булырга тиеш. Алар программаны, фикерләрне кабул итә икән, синең өчен көрәшәчәк, терәк булачак. Шунда гына уңышка ирешеп була.
– Ә халыкны нәрсә кызыксындыра, гомумән, бөтен кешегә дә ярап буламы?
– Бөтен халыкка да ярап булмый, андый максат булырга да тиеш түгел. Әмма шуңа омтылырга кирәк. Коммунистлар партиясе дә бөтен халыкка ярап бетә алмады. Әлбәттә, 99 процентлык күрсәткечләр булгалады. Әмма бу сан артында башка әйберләр дә бар иде. Бүген “Бердәм Россия” иң зур партия, әмма алар да бөтен халыкка ярап бетә алмый. Шуңа күрә партияләр бүген һәрбер сайлаучы, һәрбер тавыш өчен көрәшергә тиеш. Халыкка ни кызык дисезме? Үзенең тормыш шартлары, аның сыйфаты, дәрәҗәсе кызык. Ә ул
күп нәрсәләрдән тора. Эш урыны, хезмәт хакы, пенсия ничек булыр? Киләчәккә планнар турында сөйләп, вәгъдәләр биреп кенә булмый. Бүген кешегә чынбарлык кирәк. Максат куйдың икән, аны үтәргә тиешсең. Югыйсә ышаныч кредиты юкка чыга.
– Киләсе елда Россия Президентын сайлыйбыз. Аңа әзерлек ничек бара?
– 2018 елның мартында булачак Россия Президентын сайлаудан төрле дәрәҗәдәге яңа сайлау кампанияләре башланып китә. Мәсәлән, 2019 елда – Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлыйбыз. 2020 елда – Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар, 2021 елда исә Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлыйбыз. Эшнең туктап торганы юк.
Быелның 10 сентябрендә исә Татарстанда өстәмә сайлау үтәчәк. Бүгенгә 155 депутатны яңадан сайлыйсы бар, шуларның 11е – шәһәр җирлегендә, 133 – авыл җирлекләрендә. Бу сайлау гамәлгә кергән үзгәрешләрне исәпкә алып оештырылачак.
– Димәк, тагын үзгәрешләр бар?
– Бар һәм алар аз түгел. Беренчедән, барлык сайлау участокларын (алар бездә 2 мең 812) компьютерлар һәм принтерлар белән тәэмин итәргә җыенабыз. Элек мондый әйбер юк иде. Сайлау тәмамланып, нәтиҗә ясаганнан соң комиссия вәкилләре беркетмә-протоколларны кул белән тутырып, территориаль сайлау комиссиясенә юллый иде. Ә хәзер бу эш компьютерда башкарыла һәм барлык мәгълүмат машина укырлык код – ягъни Куар-код (QR) кулланып әзерләнәчәк. Әлеге заманча технология эшне җиңеләйтә һәм тизләштерә. Тагын бер үзгәреш сайлау участокларын төзү белән бәйле. Моңа кадәр алар биш елга дип төзелә иде. Хәзер исә үзгәрешләр кертергә кирәк икән, бу вакытның тәмамланганын көтеп торасы юк. Монысы да уңай үзгәреш. Видеокүзәтү чаралары урнаштыру һәм аларны куллану, күзәтүчеләр билгеләү тәртибендә дә үзгәрешләр бар.
Тавыш бирүчеләргә турыдан-туры кагылган үзгәреш исә – Россия Президентын сайлауда башка сайлау участогында тавыш бирү таныклыкларын бетерү. Әйтик, берәү авыл җирлегендә теркәлгән, ә үзе шәһәрдә яши. Ул үзе теркәлгән җирдә башка урында тавыш бирү таныклыгы алу өчен вакытын һәм акчасын сарыф итәргә мәҗбүр иде. Шуны сәбәп итеп, тавыш бирүдә катнашмаучылар да булды. Хәзер закон андыйларга Конституция биргән хокукыннан файдаланып, үзе булган урында сайлау мөмкинлеге бирә. Кеше кайда булса да, сайлау комиссиясенә алдан гариза тапшырып, тавышын бирә ала. Сайлаучыга җайлы, ләкин бу очракта сайлауны оештыручыларга да эш арта. Җаваплылык та зур.
– Сер түгел, бездә барысын да кадрлар хәл итә. Безнең тавышны санаучы комиссия әгъзалары үзгәрешләр артыннан өлгерәме?
– Бездә 2812 участок һәм 65 территориаль сайлау комиссиясе бар. Аларда 20 меңнән артык кеше эшли, үзе бер армия бу. Барысы да биш елга сайлана. Киләсе елда Президент сайлавы узгач, аларның вәкаләтләре тәмамлана. Аларны укыту, әзерләү эшенә зур игътибар бирелә. Нәтиҗәсе бар. Соңгы елларда закон бозу, ялгышу очраклары сизелерлек кимеде. Әле менә КФУның Югары дәүләт һәм муниципаль идарәсе мәктәбе белән бергә яңа уку программасы эшләдек. Аның ярдәмендә кейс ысулына, ягъни тавыш бирү көнендә сайлау участогында килеп чыгарга мөмкин булган проблеманы хәл итәргә өйрәтәләр. Төрле очраклар була бит. Хәзер халык та белемле. Элеккеге кебек эшләп булмый. Аңлатырга кирәк. Шуңа күрә комиссия вәкилләре әзерлекле булырга тиеш. Закон сайлауны оештыручыларга карата бик кырыс. Әйтик, сайлаучы ике мәртәбә тавыш биргән икән, моңа юл куйган комиссия әгъзасына 30 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Әле тагын да кырысрак җәзалар кертү турында сүз бара. Сүз уңаеннан, хокук бозган сайлаучыга да җәза каралган.
– Халык бүген сайлау белән кызыксынамы?
– Кызыксына. Сер түгел, сайлау турында төрле сүзләр йөри. Сайлауга ышанычы беткән кешеләр дә бар. Сәбәбе төрлечә. Сайланырга теләүчеләр күп, ә җиңүче берәү генә була. Калганнары, әлбәттә, канәгать калмый. Спортта да җиңелүче хөкемдарны гаепли бит. Әнә шундыйлар сайлауны гаделсез дип атый. Бездә мондый хәлләр, кызганыч, аз түгел. Карагыз сез чит илләргә! Нинди генә сайлау булмасын, анда җитди көрәш бара. Дебат уздыралар, бер-берсен батыралар, сугышлар. Ә нәтиҗә билгеле булгач, бер-берсен тәбриклиләр, кул кысышалар. Шуның белән сайлау көрәше тәмамлана һәм эшкә керешәләр.
– Бу юлы АКШта алай булмады...
– Булмады. Ләкин Клинтон Трампны нәтиҗә билгеле булгач ук котлады бит. АКШтагы сайлау культурасына бәя бирәсем килми. Хәзер Трампның җиңүен Россия хакерларына бәйлиләр. Ә ул кайсы ягы белән алдырды? Трамп социаль челтәрләрдә эшләде, эшче штатларга игътибар бирде. Ул бит сәнәгать вәкиле, эшмәкәр, ничек эшләргә кирәклеген белә. Бездә дә сайлауга карата кызыксыну бар. Яшьләр активлаша. Битарафлык кими. Бу мәсьәләне сайлау комиссиясе үзе генә хәл итә алмый. Дәүләт органнарына да, кандидатларга да, тавыш бирүчеләргә дә күп нәрсә бәйле.
– Сайлауга карата мөнәсәбәт, шул ук депутатларның сайлаудан соңгы эшчәнлегенә бәйлеме?
– Без аларның эшчәнлеген күзәтергә тиеш түгел. Әмма аңа күп нәрсә бәйле, барометр кебек ул. Алар халыкның ышанычын акларга тиеш. Төрлесе бар, әлбәттә. Вәгъдә биреп икенче көнне онытучыларны күргәч, халык сайлау турында ни уйласын?
– Заманында сайлау бюллетенендә “барысына да каршы” дигән графа бар иде. Аны бетереп дөрес эшләделәрме?
– Бетергәндә мин каршы идем. Барысына да каршы икәннәрен белдерү өчен сайлауга килүчеләр дә бар иде чөнки. Бу да күрсәткеч бит. Хәзер инде аны яңадан кайтаруның мәгънәсе юк. Замана да үзгәрә, халык та.
– Депутат булып сайлану өчен ни кирәк? Акчасыз булмый дигән фикер дә бар.
– Авыл җирлегендә депутат булу өчен чыгымнар күп кирәк түгел. Авылда бер-берсен беләләр. Дөресен әйткәндә, күп кенә муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органнарына бермандатлы округларда сайлаулар альтернативасыз уза. Чөнки җаваплылыгы бар, эше, чыгымнары күп. Депутат булу өчен, беренче чиратта, әзерлек, теләк кирәк, бурычларың халыкның тормышына туры килергә тиеш. Финанс чыгымнарсыз да булмый. Кереп китсәң, бу турыда бик озак сөйләшергә була.
– Алайса ни өчен сайлау җиткән саен административ ресурс турында сүз чыга?
– Ә нәрсә соң ул административ ресурс? Беренчедән, ансыз бер сайлауны да оештырып булмый. 2 мең 812 участок комиссиясе бар. Барысына да бина кирәк, телефоны-элемтәсе, мәгълүмат бирү (агитация уздыру түгел) һәм башкасы кирәк. Закон нигезендә дәүләт хакимияте һәм муниципаль органнар боларны түләүсез бирә. Моны административ ресурс дип аңларга буламы?
Сайлаучылар күбрәк булсын, сайлау участогына килсен дип тырышабыз. Дәүләт хакимияте, жирле үзидәрә органнары гына түгел, депутатлар, кандидатлар һәм сәяси партия әгъзалары сайлаучыларның сайлау участогына килергә, халыкның игътибарын җәлеп итәргә тиеш. Халык инде үзе хәл итә.
– Бездә авыл халкы сайлауга күбрәк йөри. Нәрсә бу: авылда халыкның күндәмрәк булуымы, әллә инде авыл кешесенең өмете зурракмы, һаман җиңел тормыш турында хыяллануымы?
– Бу сүз белән килешергә дә, килешмәскә дә була. Бүген авыл халкының тормышы җиңел. Әле кайчан гына су да, юл да, газ да юк иде. Соңгы елларда авыл тормышында революция булды. Социализм төзегән елларда ике шигарь бар иде. Беренчесе – Американы куып тотып, узып китәргә. Икенчесе – шәһәр белән авыл арасындагы аерманы бетерү. Күп кенә төбәкләрдә авылны бетерделәр, ә аерма калды. Татарстанда исә теләсә кайсы районга барыгыз – авылда шәһәр тормышы хөкем сөрә. Юлы кергән, газы бар. Авылны саклап калу өчен социаль программалар эшли, фельдшер-акушерлык пунктлары, спорт корылмалары, мәдәният йортлары төзелә. Күз алдына китерәсезме: авыл мәктәбендә робот технологияләре белемнәре бирелә! Киләчәктә ни булыр? Инде сайлауга килгәндә, авылда традицияләр озаграк саклана. Сайлауга йөрү дә – әнә шуның бер билгесе. Килешәм, авыл халкы гомере буе өметләнеп яши.
– Әгъзам Саматович, гадел сайлау формуласы нәрсә ул?
– Гадел һәм үтәкүренмәле сайлаулар үткәрүнең фәкать бер генә юлы бар. Ул да булса – законнарны катгый үтәү. Сайлау комиссияләренең бөтен көче барлык дәрәҗәдәге сайлауларны үткәрүдә шушы бурычларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Сайлауның гадел булуы һәм үтәкүренмәлелеге сайлаучылар позициясенә бәйле: халык тавыш бирүдә актив катнашкан саен закон бозуларга юл кую мөмкинлеге азрак. Шуңа да әзерлек барышында халыкның сайлауга карата кызыксынуын һәм ышанычын арттыру сайлау комиссияләренең төп эш юнәлеше булып тора.
Гадел сайлау анда катнашучыларның барысына да кирәк. Шуңа күрә без сайлауны оештыручыларның, кандидатларның, сәяси партияләрнең, күзәтүчеләрнең, журналистларның, киң җәмәгатьчелек вәкилләренең сайлау кампанияләрен закон кысасында оештыру һәм үткәрү максатында актив хезмәттәшлек итүен хуплыйбыз. Уртак һәм тату эшнең ахыры гадел нәтиҗә булачак.
Илнар Хөснуллин, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев