Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Вдовиченков контрактларсыз да “Байгал”ның премьерасына килергә мөмкин – Илдар Ягъфәров

Татарстанда төшерелгән “Байгал” тулы метражлы нәфис фильмның премьерасына популяр актер Владимир Вдовиченков та килергә мөмкин. “Әмма әлегә моны төгәл генә әйтеп булмый – бу бары тик артистның буш вакыты булуга гына бәйле”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә фильмның режиссеры Илдар Ягъфәров. Искәртеп узабыз. Илдар Ягъфәров “Байгал” тулы метражлы нәфис фильм әзерли. Сценарий авторы – Мансур Гыйләҗев. Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә фильмның беренче тизеры чыкты. “Байгал” – детектив мелодрама. Фильмда танылган кино һәм театр актеры, Россиянең атказанган артисты Владимир Вдовиченков катнаша. Ул төп рольләрнең берсе булган тикшереүче ролендә. “Байгал” фильмы өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2 млн. сум субсидия бүлеп биргән иде. Фильмның премьерасы 2017 елның көзендә булачак. “Владимир алга таба да булышырга мөмкин, әмма болар берсе дә контрактта язылмаган, килешү буенча ул фильмда гына төште, - дип аңлата Илдар Ягъфәров. - Аның безнең алда премьерага килү яки фильмны рекламалау кебек бурычлары юк. Фильм уңышлы булса – килүе дә мөмкин. Владимирның вакыты бик тыгыз. Космонавтлар турында эре проектта катнаша – Джанибековны уйный”. Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе, кинорежиссер Илдар Ягъфәров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына интервью биргәндә Владимир Вдовиченков белән Мәскәүдә укыганда ук таныш булуын, күрше бүлмәләрдә генә торуларын әйтте. Казанга – “Байгал” фильмында төшәргә ул танышы буларак Илдар Ягъфәров чакырганга һәм сценарий кызыклы булганга килгән. Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев