Татар матбугаты
"Ватандашларыбызга һәм туристларга XV – XVI гасырлардан сакланып калган диварларны күрсәтә алабыз" - Казан Кремленең баш архитекторы
Казан ханнарын җирләү өчен, эче күн белән тышланган дүрт сандык әзерләнгән. Алар тарихи чыганаклардагы сандыкларга тәңгәл итеп эшләнгән. Бу хакта “Татар-информ”га эксклюзив интервьюда Казан Кремленең баш архитекторы Рөстәм Зәбиров сөйләде.
“Җирләү вакытында мавзолейга дүрт кеше: мөфти, имамнар берлеге рәисе һәм Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтеннән ике вәкил керәчәк. Алар, тиешле дин йоласын башкарып, кәфенгә төрелгән җәсәд салынган сандыкларны, тарихи каберлекләрдәге кебек, такта белән аерып куелган махсус урынга – ләхеткә урнаштырачаклар”, - дип җиткерде Рөстәм Зәбиров.
Урта гасырларда ханнарны шулай җирләгәннәр. “Без шул чордагыча эшләргә тырыштык. Сандыклар гына кечерәк булачак, әмма алар дүртесе дә була. Аларга ике ханның (Олуг Мөхәммәт хан улы Мәхмүт хан һәм Мөхәммәт Әмин) һәм хан гаиләләренең ике әгъзасының сөякләре кәфенгә төрелеп салына. Аннары сандык җир белән күмелә, өслек бетон белән каплана һәм кара төстәге табигый габбро-даибаз ташы куела”, - дип аңлатты Казан Кремленең баш архитекторы.
Гомуми җирләү мәйданы 6 га 6 квадрат метр булачак.
Мавзолейга вентиляция камерасы куелган. Мавзолей эчен, анда куелган мәрмәр кабер ташын махсус конструкция – яктылык юлы аша күреп булачак.
“Җирләнгән урынны карау өчен куелган ишекләр пыяласында да һава йөрерлек махсус тишемнәр бар. Каберлек эчтән, өстән гөмбәз яктыртылган кебек, ут белән яктыртылган. Җирләү өчен әзерләнгән бина чын мавзолейның сакланып калган өлешләре белән тоташа. Алар шул килеш музей булып тора, бер өлеше пыяла гөмбәз белән капланган. Төп керү урынындагы орнамент – мәрмәрнең төрле төрләреннән кулдан эшләнгән мозаика. Тагын бер гади булмаган мукарнас архитектура элементы бар. Европа архитектурасында аны сталактитлар дип атыйлар, шулай ук көнчыгышка да хас ул. Барлык сәнгать эшләре дә Татарстан рәссамнары фонды осталары тарафыннан башкарылды”, - дип аңлатма бирде әңгәмәдәш.
Сүз уңаеннан, яктылык юлындагы рәсем – көнчыгышка хас сюжет: үлемсезлек салынган савытта үсеп утыра торган тормыш агачы. Әлеге коеда - дөньяның дүрт тарафына юнәлтелгән дүрт пыяладагы рәсемнәр, ел фасылларын чагылдырып, тормышның циклларга бүленүен һәм өзлексез булуын күрсәтә.
Автор тарафыннан эшләнгән карчыгалар бик тирәк символик мәгънәгә ия: көнчыгыш мифологиясе нигезендә, кешенең җаны нәкъ менә карчыгаларга таба очып китә икән. Кабер өстен яктылык коесы (һәм керү ишегендәге пыяла) аша күрү мөмкинлегеннән тыш, мавзолейда башка бернинди үзгәрешләр булмаячак.
Баш архитектор Казан ханнарын җирләү белән Кремль территориясендә эш төгәлләнмәячәген белдерде. Археологиягә кагылышлы эшләр башкарылачагын - корылманың сакланып калган өлешләре ныгытылачагын җиткерде.
“Без хәзер ватандашларыбызга һәм туристларга XV – XVI гасырлардан сакланып калган диварларны һәм идәннәрне күрсәтә алабыз”, - диде ул. Сүз уңаеннан, төп мавзолей федераль һәйкәлләр реестрына кертелгән. Ә яңасы, ханнар җәсәде күчереп җирләнгәне, 40 елдан да иртәрәк ул статусны ала алмаячак әле.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев