Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Вахит Имамов Татарстан Язучылар берлегенә заманча әдәби кичәләр үткәрә башларга кирәк дип саный

Татарстанның “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире, Г.Тукай исемедәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Вахит Имамов Татарстан Язучылар берлегенә заманча әдәби кичәләр үткәрә башларга кирәк дип саный. Күптән түгел Казанда “Калеб. Яңа дулкын” татар яшьләре иҗади берләшмәсе тәкъдим иткән шигъри спектакльне караганнан соң, ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әлеге жанрның бик уңышлы булуын, сәхнәдә яңгыраган шигырьләрнең тарихи йортларны күрсәткән видеосюжетлар белән үрелеп баруын, яшьләр иҗатында төртмәлек тә, юмор да җитәрлек булуын билгеләп үтте. “Язучылар берлегенә яшьләрдән шундый кичәләр үткәрергә өйрәнергә кирәк. Югыйсә, аларның мәдәни чаралары гел бер калыпка салынган. Иҗади эзләнергә кирәк”, – дип фикерләре белән уртаклашты ул. Исегезгә төшереп үтәбез, Татарстан Язучылар берлеге һәр дүшәмбе саен диярлек 17.00 сәгатьтә Тукай клубында әдәби-музыкаль кичәләр үткәрә. Анда керү бушлай. Кичәләрнең үз тамашачысы бар – өлкән яшьтәгеләр монда бик яратып йөри.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев