Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Узып барган елны төгәлләргә санаулы көннәр генә калганда, мәктәп укучыларына, Кыш бабай күчтәнәчләреннән тыш, тагын зур бер бүләк ясалды

«Дай 5! » – «Бир бишне!» проектының икенче сезонына старт бирелде, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы. Әлеге чарада яшь эшмәкәрләр, IT-белгечләр һәм район җитәкчелеге дә катнашты. Район башлыгы Айрат Хәйруллин: “Без дөрес юлдан барабыз дип саныйм. Балаларны заманча эш башлау идеясенә әйдәү, эшмәкәрлек нигезләренә өйрәтү хәзерге конкурентлы заманада бик мөһим. «Стартап башкала» исеменә лаек булуыбыз бу өлкәдә безне тагын да тырышып эшләргә этәрде, - диде. - Яңа елда безне яңа эшләр, яңа проектлар, яңа җиңүләр көтә. «Дай 5! » – «Бир бишне!» технологик эшмәкәрлек нигезләренә төшендерүдә без быел бер Әлмәтне генә түгел, ә Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары укучыларын да колачларга планлаштырабыз. Теләкләре һәм сәләтләре булган укучыларга һәрвакыт юл ачык, без һәрберегезгә ярдәм итәргә әзер”, - дип, укучыларны Яңа еллар белән тәбрикләде. Онлайн мәктәпнең икенче сезонын ачу тантанасында шактый билгеле һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә уңышларга ирешкән эшмәкәрләр һәм программистлар чыгыш ясады. 2017 елгы «Дай 5! » – «Бир бишне!» онлайн укуларга килгәндә, ул быелгысыннан бераз үзгә булачак. Тиз арада зур уңышларга ирешеп, үз эшләрен җәелдерә алган эшмәкәрләр белән очрашулар, экспертлардан мастер-класслар, программалау һәм технология буенча, әле моңарчы ишетелмәгән яңа «Start in Garage» уку курслары булыр дип көтелә. Проектларга осталар билгеләп, аларны нәтиҗәгә ирешкәнчегә кадәр җәлеп итәргә ниятлиләр. Һәм иң кызыгы - оештыручылар 3 ай эчендә беренче табыш алырга исәп тота, диелә Әлмәт хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев