Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Үзләрен актер буларак сынап карарга теләүчеләрне Г.Камал театрына чакыралар

24 апрельдә Г.Камал театрының кече сәхнәсендә татар мәктәпләре ябылуга каршы социаль ролик төшерергә җыеналар. Язмада 200 кеше катнашыр дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына роликның режиссеры Туфан Имаметдинов хәбәр итте. “Безгә татар мәктәпләре ябылуга яки урыслашуга битараф булмаган кешеләр кирәк. Ике атна чамасы төшкән социаль роликка Казан, Яр Чаллы, Оренбург,Түбән Кама һәм башка шәһәрләр кушылды. Хәзер соңгы өзекне генә төшерәсе калды, моның өчен безгә ярдәм кирәк” – диде социаль роликның режиссеры Туфан Имаметдинов. “Татар теле хәзерге вакытта укыту процессыннан алып атылды. Татар мәктәбе булып саналса да, бары тик татар теле һәм әдәбияты укытыла. Балалар мәктәптән русча фикер йөртергә өйрәнеп чыга. Башлангыч белемне бала әти-әнидән ала, шуңа гаиләләрдә дә туган телдә сөйләшергә кирәк”, – кирәк дип саный ул. Социаль роликны 24 апрельдә 15:30 сәгатьтә төшерә башлыйлар. Үзләрен актер итеп сынап карарга теләүчеләрне шул вакытка Г.Камал театрына чакыралар.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев