Татар матбугаты
Үзе белмәгәнне ничек укыта?
Алексеевск, Балтач, Лаеш, Балык Бистәсе, Спас районы үзәкләрендә татар телендә белем һәм тәрбия бирүче сыйныфлар бар. Әгерҗе, Аксубай, Югары Ослан районы үзәкләрендә татар мәктәпләре дә, татар сыйныфлары да юк. Бу – милли мәгарифне артка сөйрәүче “кара” исемлеккә эләккән районнар. Татарстан Дәүләт Советында узган утырышта татарча укытуга мөнәсәбәт турында сөйләштеләр.
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты оештырган сөйләшү үтә дә җитди булды, биредә кискен белдерүләр дә, тәнкыйтьләү дә күп иде. Бу аңлашыла да, чөнки милли мәгариф – кыл өстендә. Бу хакта башта милли хәрәкәт чаң какса, хәзер түрәләр дә борчыла. Татарстан нинди генә адымнар ясамасын, БДИны русча гына бирү турында канун кулларны богаулый. Шуңа күрә татар мәктәпләре дә әкренләп русча укытуга күчеп бара. Соңгы елларда татар теленә ихтыяҗ юк, аның белән кая барып була, республиканың югары уку йортларында ана телендә белем алырга мөмкинлек юк, дигән сүзләр ешрак яңгырый. Татар теле кирәкми, татар телле мәктәпләр ачмагыз, дигән берничә ата-ананың сүзләрен махсус күпертү күренешләре дә юк түгел. Бу вәзгыятьтә нишләргә?
2016-2017 уку елында Татарстанда 173 мең 969 татар баласы белем ала, русларның саны – 148 мең 469, чуашлар – 9 мең 388, удмуртлар – 1 мең 697, марилар – 1 мең 273 һ.б. Әлеге укучыларның 35 проценты (60 мең 913 укучы) татар мәктәпләрендә укый. Моннан тыш, рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә 806 татар сыйныфы ачылган, алардагы укучылар саны – 14 мең 705 (8,5 процент). Татар телендә белем бирүче 742 мәктәп бар, шул исәптән 51 башлангыч, 211 төп һәм 274 урта мәктәп, 206 филиал эшли. Бу мәктәпләрдә нигездә белем бирү туган телдә булса, математика кебек фәннәр рус телендә укытыла. Әмма бу саннар да гел чынбарлыкка туры килми. Татар телендә белем биргән укытучылар арасында да дәүләт телен тиешле дәрәҗәдә белмәгәннәре ачыкланган.
Ялган саннар һәм чынбарлыктагы саннар турында Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ачынып сөйләде. “Республика районнары арасында татар телендә белем алучы балалар саны буенча Югары Осланда (3,66 процент), Чистай (23,1 процент), Әлмәттә (25,37 процент) бу күрсәткеч бөтенләй түбән. Әлеге районнарның эшчәнлеге яңа уку елында урыннарга чыгып махсус тикшереләчәк. Алексеевск, Балтач, Лаеш, Балык Бистәсе, Спас районы үзәкләрендә татар телендә белем һәм тәрбия бирүче сыйныфлар бар. Әгерҗе, Аксубай, Югары Ослан район үзәкләрендә татар мәктәпләре дә, татар сыйныфлары да юк. Дөрес, 3 ел элек 6 районда шундый хәл иде.
Тәнкыйть сүзләреннән соң Балтач, Лаеш, Спас районнарында татар сыйныфлары ачылды. Сүз хисаплардагы саннар турында бара. Әңгәмәләр үткәрү, татар мәктәпләрен районнарга чыгып тикшерү вакытында статистика мәгълүматларының чынбарлык белән туры килмәве ачыклана, уку йортлары формаль рәвештә татар мәктәбе, балалар бакчасы статусын йөртә, ә чынлыкта татар телендә тиешле дәрәҗәдә белем бирми”, – дип, түрәләргә күз буяу белән шөгыльләнмәскә кушты министр.
Мәсәлән, тикшерү барышында Менделеевскиның 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә биология, химия, физика, тарих, физик тәрбия укытучыларының татар телен белмәве ачыкланган. Казанның Идел буе районы 16 нчы гимназиясендә башлангыч 3 сыйныфта укыту тулаем рус телендә алып барыла, 3 башлангыч сыйныф укытучысы татар телен бөтенләй белми. Мамадышның 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы, технология, химия, физик тәрбия укытучылары татар телен белми булып чыккан. Нурлат шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе татар телендә белем бирүче ресурс үзәк булуга карамастан, 47 укытучының 16сы татар телен сөйләм теле дәрәҗәсендә генә белә, ягъни дәрес укыта алырлык түгел. “Күбесе директордан тора. Эшне тиешле дәрәҗәдә оештыра алмый икән, андыйлар белән без саубуллашачакбыз”, – дип кисәтте Энгель Фәттахов.
Билгеле, квалификациясе түбән булган укытучылар эшләгән мәктәпләргә ата-ананың баласын бирәсе килми. Ә килделе-киттеле эшләүче мәктәпнең даны тиз тарала. Татар теле нигә кирәк, дигән сорауга өздереп җавап бирә алмаганда, уку-укыту, тәрбия системасы начар булган татар мәктәбенә чират тормаячаклар. Бала татарчага өйдә дә өйрәнә, сыйфатлы белем биргән, уңай шартлар булган мәктәптә белем алсын, дип фикер йөртә ата-аналар. Һәм бу дөрес тә, тормышка практик яктан карау тәнкыйтьләнми. Утырышта бу хакта да фикер әйтүчеләр булды. Министр, милли мәктәпләргә ихтыяҗ юк дигән әкияттән арынырга кирәк, диде. Әгәр дә югары дәрәҗәдәге матди базасы, менә дигән бинасы булса, сыйфатлы белем бирелсә, көндәшлеккә чыдый алса, балалар белән эшләүнең заманча һәм яңа алымнары кулланылса, татар мәктәпләренә балаларын бирер өчен чират торачаклар, дип әйтте Энгель Фәттахов.
Татар теленә ихтыяҗ турында Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә сүз катты. “АКШта бөтен балалар да ил президенты булырга хыяллана. Безнең балалар өчен дә бу яхшы стимул була ала. Татар телен белүчеләр генә Татарстан Президенты була ала. Карагыз татар мәктәбен тәмамлаган Минтимер Шәймиевкә, карагыз бүгенге Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка?! Алар татар мәктәбен тәмамлаган. Мәгариф, авыл хуҗалыгы министрлары да – саф татар мәктәбендә белем алган кешеләр, – дип сөйләде Разил әфәнде. – Безгә ни өчен татар булмаган балаларны көчләп укытасыз, дип мөрәҗәгать итәләр. Татарстан Россия Конституциясен дә, аның кануннарын да бозмый, шуңа нигезләнеп эш итә. 2004 елда ук Татарстан кешесенең шикаятен тикшереп, Россия Конституция суды: “Татарстан мәктәпләрендә дәүләт телләрендә белем бирү, аларны укыту Россия Конституциясенә каршы килми”, – дигән карар чыгарды. Бу мәсьәләгә чик куярга кирәк, җитте. Ата-ана, бала теләгенә ияреп барсак, кемдер тригонометрия кирәкми, физкультураны яратмыйм, физиканы укырга теләгем юк дияр, аларның көенә бара алмыйбыз. Мәгариф турында канун бар, берсенең дә хокукы кысылмый, бозылмый. Татарстан бу юнәлештә эшен дәвам иттерәчәк”.
Түрә, депутатлар бу хакта кискен фикерләр җиткергәндә, Казанның Азино бистәсендә татар мәктәбе буларак ачылырга тиешле уку йорты тирәсендә гауга купты. Соңгы елларда беренче тапкыр татар балалары туган телдә белем алсын өчен, заманча җиһазланган, уңай шартлар тудырылган бина төзелде. Әмма берничә ата-ана 188 нче санлы мәктәп татарныкы түгел, ә гадәти булсын дип тавыш чыгарды. Татар ата-аналары көткән мәһабәт бина тирәсендә әлегә тарткалаш бара. Аның директоры Илдар Саяхов, татар сыйныфлары балалар санына карап тупланачак, дип әйтте.
Разил Вәлиев фикеренчә, соңгы елларда федераль үзәктән милли мәгарифне кысу адымнары күп булды. Шуңадыр да ул аптыраганнан: “Татар телен чын дәүләт теле итәр өчен нәрсә кирәк? Кыска җавап – үзенең дәүләте булу кирәк. Дәүләт булмаса, аны саклау, үстерү авыр. Дәүләтчелекне дә үстерергә онытмаска тиешбез, телне дә дәүләт дәрәҗәсенә күтәрү юнәлешендә эш тукталмаска тиеш”, – дип әйтеп салды.
Римма Бикмөхәммәтова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев