Татар матбугаты
Үз иленең үги баласы... Нәби Дәүли.
Шәһит Гатауллинның “Әлкилеләр булдыра” (№ 81, 7 июнь, 2017) дигән мәкаләсендә: “Әлки районы үзенең күренекле шәхесләре белән горурлана ала. Әлки җире – шулай ук күренекле әдип Нәби Дәүлине дөньяга китергән төбәк”, –диелгән. Шул уңайдан язучының иҗатына багышлап үткәрелгән бер кичә турында искә алу урынлы булыр.
Күптән түгел башкалабыздагы “Таныш моңнар” әдәби-музыкаль клубында күренекле әдип, фронтовик-язучы, шагыйрь, хикәяче, романчы, публицист, драматург Нәби Дәүли иҗатына багышланган кичә үткәрелде. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләү өчен, миңа аның әсәрләрен генә түгел, каләмдәшләре З. Нури, М. Галиев, Ш. Маннапов һ.б. аның турында язганнарын да кабат барлап, танышып чыгарга туры килде.
Казанга ул шактый катлаулы тормыш мәктәбен узганнан соң килә, яшьләр газетасында эшли, әдәби тормышка кушылып китә. Аның шигъри иҗаты редакторы Муса Җәлил булган “Октябрь баласы” журналында башлана.
1937 – 1941 елларда “Бәхет”, “Ал чәчәк”, Уйлар”, “Кырык шигырь” исемле дүрт китабы нәшер ителә.
Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә.Озак та үтми, Орша янындагы авыр сугышларда фашистлар кулына әсирлеккә эләгә, 1945 елга кадәр үлем лагерьларында коточкыч газаплы көннәр кичерә. 1945 елның декабрендә Н.Дәүли Казанга кайта, әмма аңа, әсирлектә булган кешегә, әдәбият, матбугат өлкәсендә эшләргә рөхсәт ителми, шуңа күрә 1956 елга кадәр төрле оешмаларда кара эшче, каравылчы, рәссам-бизәүче кебек әдәбияттан ерак торган хезмәт вазыйфаларын башкарырга туры килә. Сталин үлеменнән соң, әсирләргә карата булган кешелексез мөнәсәбәт үзгәргәч кенә, язганнарын бастыру мөмкинлеге туа.
Язучының “Яшәү белән үлем арасында” повесте (1958) һәм “Җимерелгән бастион” романы (1965) укучылар арасында аеруча зур популярлык казана. Шул ук вакытта ул шигырьләр, кечерәк күләмле проза, драма әсәрләре, сиксәненче елларда “Язмышка юл”, “Сталинга хат” исемле автобиографик повестьлар иҗат итә.
Әлеге уңайдан Марсель Галиевның моннан 12 ел элек “Казан утлары” журналында (2005, № 5) Нәби Дәүли турында язган “Яшәү белән үлем арасында” дигән мәкаләсендә әйтелгән кыю фикерләр белән таныштырып үтү дә урынлы булыр. Ул болай дип яза: ”Сугыш театрында командирларның хатасы аркасында яисә башка бер сәбәптән тулы армияләр чолганышта калырга мөмкин ләбаса. Солдатның монда ни гаебе бар? ”Дошманга тереләй бирелмәскә!” дигән боерыкны ничек кабул итәргә? Сугыш өчен дип түгел, тыныч тормыш төзергә яратылган кешегә гомер бер генә бирелә. Ул яшәргә тиеш! Агач мылтык тотып сугышка кергән кешеләрнең сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Агач мылтыклыдан: “Тереләй бирелмәскә!” – дип ничек таләп итәсең? Үзе теләп бирелмәгән әсирләргә карата “илен саткан” дигән мөһер сугарга кемнең хакы бар?! “Яшәү белән үлем арасында” повесте бәхетле тәмамлана. “Чынлап та шулай булдымы?” – дигән сорауга:
– Язганча булса икән... Бу – минем хыялым иде... Ил чиген узгач, тагын тоткын булырмын, дип башыма да китермәгән идем. Себергә үк озатмадылар озатуын... Чәнечкеле киртәләр сузып, шпал ташып, үзебезгә үзебез лагерь төзедек. Хәл юк, ач-ялангач. Ике кеше берләшеп, шпалны җилкәгә саласың да, көч биреп, яңак белән терәп барасың. Менә бу шадра эзләр – шул шпалдагы май кисеп кергәннән... Фиргавеннәр чорындагы коллар кебек, шпал күтәргән колонна чакрымнарга сузыла, -- дип сөйләгән.
Казанга кайткач та эшкә урнаша алмый йөри, язган әсәрләрен беркайда да басмыйлар.
– Кич җитсә, җантимер килә. Черек күл буена алып китәләр дә төн буе аяк өсте тотып сорау алалар. Атналар буе шул хәл, йокысызлыктан тәмам тилмереп, исереп, аң бетә башлый. Тегендә... фашистларны күп күрдем, үз илеңдә күзеннән иман нуры качкан палачлар барлыгын белү икеләтә авыр иде, – дип искә алган ул.
“Бөек Җиңүнең утыз еллыгы уңаеннан ветеран-язучылар чәй мәҗлесенә җыелганнар иде. Арада күкрәк тулы орден-медальлеләр бар. Барысы – өч дистәгә якын өлкәннәр. Сыннары туры, йөзләре яшәреп киткән кебек. Бер-берсенең орден-медальләрен тотып-тотып карыйлар. Арада бердәнбер Нәби аганың гына түшендә берни дә юк”, – дип тә искә алган автор, аны кызганып.
Хәер, ни гаҗәп, орден-медальләре генә түгел, фронтовик-язучы Нәби Дәүлинең әдәби бүләкләре, исем-дәрәҗәләре дә булмаган икән. Югыйсә зур популярлык казанган “Яшәү белән үлем арасында” повесте 1958 елда ук, вафатына кадәр 40 ел элек басылып чыккан, аннан соң күпме әсәрләре дөнья күргән! Монысына Сталин режимы гаепле түгел бит инде! Мәҗлескә җыелган өч дистә фронтовик-язучы арасында исем-дәрәҗәсез, әдәби бүләксезләр дә булмаган.
Фашистлар, илдәге тикшерүче-палачлар тарафыннан газап-әрнүләргә, гаделсез кимсетелүләргә дучар ителгән әдипкә карата замандаш каләмдәшләренең битарафлык күрсәтүе гаҗәпләндерә. Араларында яу кырындагы кебек кыюлык, уяулык күрсәтерлек бер генә каләм әһеле дә булмаган микәнни?
“Шулай да, үлем белән яшәү арасында калган чакларында да Әҗәлне җиңә алган, “атказанган” яисә “лауреат” шикелле купшы исемнәр алып “бозылмаган”, төшенкелек явызга бирешмәүчән Нәби ага Дәүли “каядыр” китсә дә, үз иҗатының халык күңелендә каласына тирәннән ышана, шуңардан яшәү көче, җан тынычлыгы таба, очрашуларның дәвамлы булачагына өмет итә иде. Инде аның бу өметле уйлары-хыяллары җан җылысын саклаучы әсәрләрендә, радио аша әледән-әле яңгырап торган моңлы-аһәңле җырларында гына калды... Нәби Дәүли иҗаты турында әтрафлы хезмәтләр юк та бугай. Нәби абый исән вакытта моңа үзе дә борчыла торган иде. Кыскасы, милләтебезнең талантлы улы, һәрьяклап кызыклы шәхесе калдырган рухи хәзинә җентекле өйрәнүчесен һәм халкыбызга җиткерүчесен көтә”, – дип язган заманында Шамил Маннапов.
Аерым кешегә генә түгел, бик күп милләтләргә, шул исәптән безгә карата да мөнәсәбәт начар булды бу илдә һәм, кызганыч ки, аеруча хокук, мәктәп-мәгариф, уку-укыту, туган телебезгә карашта әле дә шулай.
Югыйсә без – шанлы, бай дини-дөньяви тарихка, югары мәдәнияткә, дәүләт төзелешенә, тел үсешенә, мәктәп-мәгарифкә, уку-язуга, күп төрле көрәшләргә, бихисап байлыклары булган иксез-чиксез җир-суларга, урман-болыннарга, соклангыч күркәм гореф-гадәтләргә ия булган иң борынгы халыкларның берсе. Күрәсең, безнең хисапка үрчеп киткән ишле кавемнең моңа эче пошадыр, хөсетләнәдер, үсешеннән, алгарыш-яңарышыннан куркадыр, ә бәлки, үзен чагыштырып карап, кимсенүеннән шулай кыланадыр.
Татарлар, халык санына бүлеп исәпләгәндә, илдә Советлар Союзы Герое исеменә лаек булучы милләтләр арасында да беренче урында тора. Шунысы да мәгълүм: Гитлер үзенең бер чыгышында СССР да яшәүче халыклардан татарларны гына мактап телгә ала. Шуннан соң, Сталин татарларга ул исемне бирүне тыя: аның урынына М.Калинин “Батырлык медале”н генә бирү турындагы указга кул куя. Димәк, ул исемне алучы татар каһарманнары тагын да күбрәк булган булыр иде. Рейхстагка Җиңү байрагын татар егете Гази Заһитов элә, ә Сталин аның данын Егоров белән Кантариягә бирә. Гитлерның империя канцеляриясен дә Идрис Гомәров полкы ала. Дошман амбразурасын да күкрәге белән беренче булып ятимнәр йортында тәрбияләнгән Шакирҗан Мөхәммәтҗанов (Александр Матросов) каплый. Исхак Әхмәров та – фаш ителми калган һәм дошман тырнагына эләкмәгән бердәнбер атаклы татар-совет разведчигы. Ул Япониянең СССРга каршы һөҗүм итүен икенче якка борып җибәреп, АКШ-ның сугышка керүенә сәбәпче була.
Шуларның “әҗере” итеп дигәндәй, бүген республика үзәккә 70-80 процент салым түләп яшәргә мәҗбүр ителгән, ә аның байтагын коррупция, казна караклары бүлешә дип әйтелә.
Фронтовик язучы Нәби Дәүли Ватанга хезмәт итеп, сугышып, көрәшеп, иҗат итеп яши, әмма туган илендә кадер-хөрмәт, рәхәт күрмичә вафат була. Бу очракта Кеше һәм Ватан мөнәсәбәте менә шуннан гыйбарәт!
Әлеге кичәдә күренекле әдип, фронтовик язучы Нәби Дәүли иҗаты шактый тулы ачылды, әсәрләре укылды, җырлары башкарылды. Клуб җитәкчесе Мәүлидә Мингалиева аның тормыш юлы, “Яшәү белән үлем арасында” повесте турында сөйләде, байтак шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды. Нәби Дәүли сүзләренә иҗат ителгән җырларны клуб әгъзалары Эдуард Газизов, Мәсгут Садыйков, Шәүкәт Әгъзамов, Наҗия Басыйрова, Зөлхәбирә Сәхәбетдинова, Әминә Гайсина, көйләрне баянда Фәнис Гыйльметдинов, гармунда ансамбль җитәкчесе Роберт Гарипов бик матур итеп башкарды.
Хәнәфи Бәдигый, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев