Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Үз илемдә – үз көем дип сөен, Бар кыйммәттән кыйммәт халкың бар"

Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендәге әдәби мәйданчыкта «Әдәби Чаллы» дип исемләнгән кичә үтте. Татарстан Республикасы көне уңаеннан оештырылган бу бәйрәмгә бик күп каләм ияләре килгән иде. Чараны Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин ачып җибәрде. Ул язучы-шагыйрьләргә, әдәбият сөючеләргә, китап яратучыларга, шәһәр китапханәчеләренә җәй дәвамында оештырылган  әдәби чараларда актив катнашулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм, якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, “Татарстан” дигән шигырен укыды:

Үз илемдә – үз көем дип сөен, Бар кыйммәттән кыйммәт халкың бар. Җир шарында, дөнья картасында Тарих биргән затлы хакың бар!

Бөек үткәнебез, матур бүгенгебез белән горурлану, якты киләчәккә өмет хисе белән сугарылган әлеге шигырь юллары тыңлаучыларның алкышларына күмелде. Аннан соң бер-берт артлы чыгыш ясаган Мансур Сафин, Галиәхмәт Шаһи, Сирень Якупова, Рәкит Әбдельманов, Зимфира Исламова, Вера Хәмидуллина, “Ләйсән” әдәби-иҗат берләшмәсенең күпсанлы әгъзалары да туган җиребез, телебез, шәһәребез турындагы тирән эчтәлекле, ихлас әсәрләрен яңгыратты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рубис абый Зарипов, һәрвакыттагыча, үзе тальянда уйнап, халык көйләрен башкарды. Аның кабатланмас аһәңе, чын мәгънәсендә, күңелләрне айкады, җанны кузгатты. Автор-башкаручылар Зөлфия Җиһан һәм Ольга Кузьмичёваның чыгышлары да ямь өстенә ямь булды. Әдәби мәйданчыкта шәһәр үзәк китапханәсе фондыннан “Татарстан – туган җирем” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. “Ирекле микрофон” эшләде. Бик күпләр туган җиребезгә, республикабызга булган мәхәббәтен самими шигырь юллары аша һәм җыр-моңга төреп аңлатты.    
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев