Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Үз хокукларыгызны беләсезме? (сораштыру)

Россиядә социаль түләү һәм ташламаларның дүрттән бере генә ияләренә барып җитә. Калган өлеше исә закон нигезендә ярдәмгә бөтенләй мохтаҗ булмаганнар кесәсенә китә. Фәнни-тикшеренү финанс институты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Алар туп­лаган мәгълүматлардан аңлашылганча, Россия тулаем төбәк продуктының 3 процентын социаль түләүләргә тота. Тик алар еш кына ярдәмгә мохтаҗ кешеләрдән бигрәк дәүләт алдында казанышлары булганнарга бирелә, ди белгечләр. Мисал өчен, бүген барлык түләүләрнең 12 проценты хәрби һәм дәүләт хезмәткәр­ләренә социаль пакет бирү өчен тотыла. Сезнең үзегезгә тиешле ярдәмне алганыгыз бармы? Үз хокукларыгызны беләсезме?   Руслан АЙСИН, сәясәт белгече: – Әлеге саннар белән ки­ле­шәм. Бу өлкәдә, гомумән, га­делсез­лек­ләр бик күп. Үземә тиешле ярдәм ал­ганым юк. Дәүләттән ниндидер акча, дотация алу – гаять катлаулы эш. Дөнья хәтле белешмә таләп итәләр, төрле кабинетлар буйлап йөреп, мөһер суктырып, нервың­ны гына бетерәсең. Дәүләт үзе­нең хезмәткәр­лә­ренә, хәрби­ләр­гә, махсус органнарда эшләү­челәргә ярдәм итә, игътибар күр­сәтә. Бу аңлашыла да. Алар – илнең терәге. Ә менә пенсионерларга, гарип­ләр­гә, күп балалы гаиләләргә андый игътибар юк, күрәсең. Бу өлкәдә үз хокукларымны белмим диярлек. Законнар гел үзгәрә, процедуралар катлаулана. Аны даими рәвештә ничек итеп күзәтеп бетереп булсын?! Мәдинә ГАЙНУЛЛИНА, Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты: – Закон нигезендә үземә тиешле ярдәмне һәрвакыт алам. Кызганыч, ул хокукларны гади халык белеп бетерми шул. Кайвакыт белгәч, соң да булып куя. Законнар бит төн эчендә үзгәрә. Карга карганың күзен беркайчан да чукымаячагын истә тотып, хокук дауларга тырышып йөргәнем юк. Гөлназ ГӘРӘЕВА, Мамадыш районының Көек-Ерыкса авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы: – Без хокук даулап йөрү­че­ләрдән түгел инде. “Беләм, белә торып бөләм” дип әйткән ди бит берәү. Авыл укытучысы өчен социаль ташламалар күп түгел дип бе­ләм. Авылда укыткан өчен 25 процентны түлиләр, Аллаһка шө­кер. Безгә тагын утка, газга тү­ләүдә ташлама булырга, дө­ресрәге, субсидия булып кайтырга тиеш дип беләбез. Тик андый әйберне соңгы биш елда күргән юк инде. Медицина тикшеренүен бушка узабыз, санэпидемстанция хезмәте өчен генә түлибез. Теләгән кешегә профсоюз аркылы ташламалы юллама алырга була. Калганын белеп бетермим. Авыл кешесе буларак ике ел инде сыерларга прививка ясаткан өчен түләгән сумманың бер өлеше кайтарыла диләр, дөрес, күргән юк әле. Болай үзе берни дә даулап йөр­гәнем юк. Аллаһы Тә­галә саулыктан, гаиләмнән, якыннарымнан аермасын диеп яшәү­че­ләрдән мин. Күп итеп ташламалардан файдаланучылар да рәхәтен күрсеннәр. Кеше өле­шенә керү-кермәү – алар намусында. Кануннар чыгаручыларыбыз гел үз­ләре турында гына уйламасыннар, халык турында да борчылсыннар иде. Әлмира МИҢНУЛЛИНА, фермер (Лаеш районы, Сингел авылы): – Тиеш булса да, беркайдан берни алганыбыз юк. Дәүләт яр­дәме артыннан йөреп карадык. Йөз төрле кәгазь җыйды­рудан, бушка вакыт үткәрүдән башка берни күрмәдек. Хокукларыбызны бел­сәк тә, кул селтәдек, чөнки без­нең өчен вакыт күпкә кыйм­мәтрәк. Без хәзер “үзебез сорамыйбыз – бездән дә сорамасыннар” дигән мантыйк буенча яшибез. Үз кө­не­безне үзебез күрәбез. Үз көчебезгә генә таянып көн итәбез. Илнур ФӘЙЗРАХМАНОВ, “Азан” радиосы баш мөхәррире: – Андый ташламалар артыннан йөрергә сабырлыгым җитми. Чират торуга аллергия миндә. Хокук­ларны да, миңа нәрсә тиеш икән­леген дә, кул астында эшләүче­ләргә нинди ташламалар булырга тиешлеген дә беләм. Тик үземнең аның артыннан йөргән юк.   “ВТ” кайнар линиясе   Сорау юллаучылар игътибарына! “ВТ” кайнар линиясе көн саен бик күп шалтыратулар кабул итә. Үзегезне борчыган сорауларны 8(843) 222-09-67, 222-09-70 һәм 89872076910 телефон номерларына шалтыратып юллый аласыз. Телефон аша гына җиткереп булмаган очракта Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт яки info@­vatantat.ru электрон адре­сына аңлаешлы итеп хат язып салыгыз.   Бәяләр күпмегә артты?   Июль аенда коммуналь хезмәтләр өчен түләү үзгәрә дип ишеткән идем. Бу юлы күпмегә арттырып куйдылар икән инде, шуны аңлатып язсагыз иде?   Малик Шакиров. Яшел Үзән районы   Сорауга Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре җа­вап бирә. Россия Федерациясе Хө­күмәте боерыгы буенча, 1 июльдән Татарстанда да коммуналь түләүләрдә үз­гәрешләр керде. Халык бу айдан бер куб/метр газ өчен 5,48 сум түләячәк, ягъни элек­кедән 3,9 процентка артыграк. Электр энергиясе өчен түләү 3,8 процентка үсә һәм 3,56 сум булачак. Июль аеннан җылылык энер­гиясе чыгымнары да үзгәрә, анысы 2,2 процентка арта.   Кәгазь “больничный”лар бетәме?   Июльдән башлап, авырып “больничный”га чыксаң, бюллетень кәгазен кулга бирмиләр дип сөйлиләр. Бу сүзләр дөресме, ул ничек була соң инде?   Марат Шәкүров. Чаллы   Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган җаваптан күренгәнчә, бу система әле яңа кереп кенә барганлыктан, медицина оешмалары авырганлыкны раслаучы “больничный” язуын элекке форматта да, электрон вариантта да тутыра ала. Чөнки әлегә барлык оешмалар да электрон системага күчеп бетмәгән. Бу хактагы законга ил Президенты Владимир Путин май аенда кул куйган иде.   Йөрмәсәк тә түлисеме?   Татарстанда балалар бакчасына түләүләрне яңадан караячаклар икән. Шуннан нәрсә үзгәрә? Ата-аналар­ның кесәсеннән акча азрак чыгачакмы?   Ш. Сәлимова. Казан   КПРФ депутатлары төр­кеме исеменнән Артем Прокофьев шундый тәкъ­дим белән чыккан иде. Ул балалар бакчасына түләүне үзгәртергә чакыра. Аның тәкъдиме хупланса, ата-аналар билгеле бер сәбәп­ләр аркасында  (авырса, санаторийга китсә) баланың бакчага йөрмәгән көннәре өчен түләүдән азат булачак. Ә хәзер килми калган көннәрдә туклану өчен генә түләү алынмый. Артем Прокофьев фикеренчә, Татарстаннан аермалы буларак, Идел буе федераль округындагы бүтән тө­бәкләрдә бала бакчага йөр­мәгән көннәр өчен гаилә­дән түләү сорамыйлар. Депутатның Дәүләт Советына кертелгән закон проектын быел көз карарга мөмкиннәр.   Ничә кеше укыячак?   Болгар ислам академиясенә укучылар җыя башлаганнар икән. Ничә кеше кабул ителә?   Габдулла Ш. Әлмәт районы   Болгар ислам акаде­миясенең ректоры вазыйфаларын башкаручы Камил Исхаков җавабы буенча, күпме кеше укыячагын әлегә төгәл әйтеп булмый. Хәзерге вакытта 63 кеше укырга теләк белдергән. Аларның 27се генә бакалавр дипломына ия. Кал­ган­нарының андый белеме юк, шуңа күрә ака­демиягә кабул ителмәскә дә мөмкиннәр.   Пенсиягә чыгарга гариза язаргамы?   Бер ел ярымнан пенсиягә чыгам. Ул вакыт бик тиз узып китәчәк. Миңа Пенсия фондына барып гариза язаргамы? Нинди документлар алып барырга? Пенсия ничек исәпләнә?   Илгизә Шәүкәтова. Казан   Сорауга Казандагы Яңа Савин районы Пенсия фонды белгече Эльмира Шә­рәфиева җавап бирә.   Мондый сораулар бе­лән Пенсия фонды бүлеге­нә көн саен диярлек шалтыраталар. Элеккеге законнан аермалы буларак, хәзер пенсия балл системасы буенча исәпләнелә. Баллар һәр эшләгән еллардан туплана. Аларның күләменә хезмәт хакы да тәэсир итә. Элек пенсиягә чыгу өчен 5 ел стаж җитсә, 2024 елдан кимендә 15 ел кирәк булачак. Быел минималь стаж – 8 ел. Пенсиягә чыгарга бер ай кала гариза язарга мөм­кин. Аны яшәү урыны буенча Пенсия фондына барып та, өйдә Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетта теркәп тә була. Башта дәү­ләт хезмәте порталы сайтына теркә­лергә кирәк.
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев