Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Үз хо­кук­ларыбызны беләбезме? (ТР Дәүләт хезмәт инспек­ция­сенең баш дәүләт хезмәт инспекторы белән ӘҢГӘМӘ)

28 апрельдә Бөтендөнья хез­мәтне саклау көне бил­ге­ләп үтелә. Хезмәт хакын вакытында түләмәү, эш­тән ки­тәргә мәҗбүр итү, эш урынында тән җәрәхә­те алу кебек хафалы хәл­ләр һәркемгә яный. Әмма белгечләр борчылмаска киңәш итә. Татарстанда эш­челәр, хезмәт­кәр­ләр­нең хокукларын Татарстан Дәүләт хезмәт инспекциясе яклый. Үз хо­кук­ларыбызны беләбезме? Эш­челәр күбрәк нәрсәдән зарлана? Бу хакта Татарстан Рес­публикасында Дәүләт хезмәт инспек­ция­сенең баш дәүләт хезмәт инспекторы – Әлмәт шәһәрендә бүлек җи­тәкчесе Фидаил Рурик улы Хәер­насов белән сөйләштек.   – Фидаил әфәнде, рес­публиканың хезмәт инспекциясе эшчәнлеге нәр­сәдән гыйбарәт? Ул ниләр белән шөгыльләнә? – Татарстан Дәүләт хезмәт инспекциясе федераль дәү­ләт органының җирле оешмасы булып санала. Республикада 40ка якын дәүләт инспекторы эшли. Алар Татарстанда тер­кәлгән барлык оешма-пред­приятиеләрдә хезмәт мәсьә­ләләренә бәйле килеп туган сорауларны кон­трольдә тота, эш урынында иминлекне тәэ­мин итә. Ягъни кешенең хез­мәт эш­чәнлеге белән бәйле булган бар нәрсә дә дәүләт хезмәт инспекторы тарафыннан кон­трольдә тотыла. Әлмәт шәһәрендә урнашкан бүлек республика­ның көньяк-көн­чыгышын­дагы 17 районда кү­зәтчелек алып бара. Без­нең бүлектә алты инспектор эшли. Закон нигезендә оеш­ма-пред­прия­тие­ләрдә һәр елны прокуратура белән ки­лешенгән план нигезендә алып барыла торган тикше­рүләр үткәрелә. Әмма соңгы елларда республикада да, ил күләмендә дә мондый тәҗ­рибәдән читләш­тек. Плансыз тик­шерүләргә күб­­рәк өс­тенлек бирәбез. Соң­­гысы исә эшче­ләрдән кил­гән мө­рә­җәгать­ләр ниге­зендә оештырыла. Плансыз тикше­рүләр саны артуның сере дә шунда: халык хезмәткә бәйле хокукларын яхшырак аңлый башлады.  – Үз хокукларын яклап сезгә мөрәҗәгать итәләр икән, димәк, сезгә ышаналар. Югыйсә барыбер булышмыйлар дип, кул сел­тәгән дә булырлар иде... – Статистика мәгълүмат­ларына караганда, республикада хезмәт инспекциясе, дәүләт органы буларак, ха­лыктан килеп ирешкән мө­рәҗәгатьләр саны буенча икенче урында тора. Беренче чиратта Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил­гә киләләр, аннары безгә. Кемгәдер тиешле акчасын түләп бетермиләр, кемдер ялсыз эшләргә мәҗбүр, кайбер оешмаларда иминлек тиешенчә тәэмин ителми. Хәзер эш урынында яктылык начар дип тә гариза язучылар бар. Бу – гайре табигый хәл түгел. Шулай булырга тиеш тә! Без халык белән күбрәк эшләргә тырышабыз. Радио-телевидение, газета аша чыгышлар ясыйбыз, хезмәт коллективлары белән очрашып, аңлату эше алып барабыз, район үзәк­ләрендә узучы җыелыш­ларда катнашабыз. Оешма-предприятиеләр белән дә уртак тел таптык. Халыкны кабул итү барышында килеп ирешкән сорауларның 17-18 проценты урында ук хәл ителә. Мәсәлән, эшчегә хез­мәт хакын вакытында тү­лә­мәгәннәр, ди. Мөрәҗә­гать­не закон нигезендә рәсми­ләштереп, аны тиешле органга җибәргәнче, җитәк­чедән җавап көткәнче күпме вакыт уза. Ә эшче нишләсен? Аның гаиләсен туендырасы да бар бит әле. Шуңа күрә без эшне мөмкин кадәр тиз­ләтергә тырышабыз, оеш­ма-предприя­тиегә шалтыратабыз, сөйлә­шәбез. Фай­дасы бар, ярдәм тизрәк килә. – Халык күбрәк нәр­сә­дән зарлана? – Хезмәт хакы мәсьәләсе буенча киләләр. Алдагы елларда ике-өч айдан артык акча алмаучылар гына мө­рә­җәгать итсә, хәзер ике көн узуга ук шалтыраталар. Закон нигезендә эшчегә хез­мәт хакы аена ике тапкыр түлә­нергә тиеш. Бу хезмәт яки гомуми килешүдә язылган. Документта исәп-хисап көненең төгәл датасы да күрсәтелә. Мәсәлән, 15ендә һәм 30ында. Әгәр 30ы ялга туры килә икән, хезмәт хакын 31ендә түгел, ә 28ендә яки 29ында түләргә тиеш­ләр. Закон шулай куша. Акчаны вакытында түләмә­гән һәр көн өчен процент исәп­ләнә. Мәсьәләнең тагын бер ягы бар: эш бирүче хезмәт хакын ай ахырына кадәр түли алмаса, эшче гариза язарга хокуклы. Ул вакытлыча эшкә чыкмый, ә төп эш урыны һәм уртача хезмәт хакы ничек бар шулай сак­лана. Тик күп­челек үз хо­кук­ларын белми. Бөгелмәдәге бер пред­прия­тиедә шундый хәл булды. Мәскәү оеш­масының ай ярым эчендә эшчеләргә 4 миллион сум бурычы җыел­ган. Халык без­гә килде. Акчаны түлә­миләр икән, эшкә чыкмыйбыз, диделәр. Дәүләт хезмәт инспекторы җитәк­челек белән сөйләшкәннән соң, шунда ук бурычларын кап­ларга җай таптылар. Вакытында хезмәт хакы түлә­мәгән җитәкчегә 10-20 мең сум штраф каралган. Икенче тапкыр шул ук хәл кабатланса, штраф күләме 30 мең сумга җитә. Әмма вакытында хезмәт хакы түләмәгән оешмага штраф салырга ашыкмыйбыз, аның хәле болай да начар бит. Без эшне азакка кадәр җиткерүне контрольдә тотабыз. Әлеге мәсьәлә буенча районнарда да күп йөрер­гә туры килә. Шөкер, хәзер хезмәт хакы түләү буенча проблема юк диярлек. Булганын да тиз арада хәл итәргә тырышабыз. Март аенда Азнакайдагы “Чалтаймас” хуҗа­лыгын­да хезмәт хакы түләү буенча 700 мең сумнан артык бурыч бар иде. Мәсьәләне ике атна эчендә чиштек. – Оешма-предприятие җи­тәкчеләре өчен сез кө­теп алган кунак түгел. Биг­рәк тә, эш шартлары, хез­мәтне саклауга бәйле законнарны тиешенчә үтә­мәү­челәр качып котылырга тырыша. Ахыр чик­­тә, эш урынында бә­ла-каза килеп чыгарга да мөмкин. Республикада оешма-пред­прия­тиеләр рейтингы бармы? – Татарстанда эш урынында төрле тән җәрәхәт­ләре алу күрсәткече тотрык­лы рәвештә кими. Чөнки рес­публикада хезмәтне сак­лау мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Бу эш Президент дә­рәҗәсендә. Рөстәм Миңнеха­нов атна саен узучы республика күләмендәге җые­лышта хезмәтне саклауны иң беренче сорау итеп кү­тәрә. Федераль хезмәт инспек­ция­сендә дә әлеге мәсьә­ләгә зур әһәмият би­релә. Өстән игътибар булмаса, нәтиҗәсе дә бу кадәр үк булмас иде. Республикада хезмәтне саклау юнәле­шендә яхшы эш күр­сәтүче оешмалар җитәр­лек. Системалы эш алып бару нә­ти­җәсендә эш урынында бә­хетсезлек очраклары соңгы өч елда 55 процентка кимеде. Мәсәлән, “Татнефть”тә бер генә бәхетсезлек очрагы да юк. Оешманың генераль директоры Наил Маганов әлеге мәсьәләгә бик җитди карый. Әгәр кеше эштән соң исән-сау өенә кайтып җит­мәсә, күзгә бернинди акча да күренми, ди ул. Бүген биредә хезмәтне саклау буенча аерым идарә эшли. Әле күптән түгел генә “Татнефть”тә узган очрашу­ларның берсендә чит илләр мисалында бәла-ка­зага китергән очракларны тик­шердек. Баксаң, үлем-җи­темгә китергән бәхетсезлек очрагына кадәр оешмада ким дигәндә 20-30 вак-төяк гадәттән тыш хәл теркәлә икән. Әнә шуларга вакытында игътибар бирмәсәң, сәнә­гатьтә аянычлы хәл килеп чыкканын көт тә тор! – Эш урынында сәла­мәтлеккә зыян килсә, ниш­­ләргә? Мәсәлән, көне буе компьютер каршында уты­­­ручы кеше күзләре начар күрә башлавын сиз­мәскә дә мөмкин бит... – Соңгы өч елда хезмәтне саклау өлкәсендә яңа тәртип гамәлгә керде. 426 нчы Федераль закон нигезендә хезмәт шартларына махсус бәя үт­кәрәләр. Ул эшчегә куркыныч яки зыян тудырырга мөмкин булган факторларны ачыклауга юнәл­дерелгән. Ил күлә­мендә әле­ге эш 70 процентка төгәл­ләнгән инде. 2018 ел­ның 31 декабренә кадәр аны тулысынча төгәл­ләү каралган. Гади генә әйт­кәндә, эш урынын белгечләр килеп тикше­рәләр. Хезмәт­кәрләргә куркыныч яныймы-юкмы? Моны белеп тору бик мөһим. Мәсәлән, зыянлы шарт­лар­да эшләүчеләргә өс­тәмә түләү­ләр, кыска эш сәгате каралган, алар лаеклы ялга да вакытыннан алда китә. Эш­че­ләр­нең күбесе бу хакта белми. Берәүләргә эшенә карап ял тиеш булса, икен­челәргә исә сөт, кесәл һәм башка ризык каралган. Кеше организмы эштән соң ял итеп, элеккеге хәленә кайтырга тиеш. Шундый хәлләр була: йокы туймый, икенче көнне иртән торып китәргә авыр. Димәк, эш урынындагы шартларга бәйле сигналлар бар. Алга таба кешедә “һө­нәри чир” барлыкка килергә мөмкин. Мә­сәлән, буяучы фә­кать махсус битлек ярдә­мендә генә эш­ләргә тиеш. Әле аның да иң арзанлысы түгел, ә сыйфатлысы белән. Завод цехында де­тальләр җитеште­рү­челәр өчен гомуми саклык чаралары да каралган. Тиешле яктылык, һа­ва суырту торбасы, җил­ләткеч һәм башкалар кирәк. Эшчеләргә боларны аңлатып торучы юк. Без нәкъ шул мәсь­әлә белән шөгыль­ләнә­без. – Димәк, эшеннән ка­нә­гать булмаган теләсә кем курыкмыйча хезмәт инспекторына мөрәҗә­гать итә ала? Гариза ни­ге­зендә җавапны күпме кө­тәргә кирәк? Хезмәт кеше­сенең хокукларын як­лау­чы­лар­ның үзләре­нең дә эш шартлары җи­ңел­ләр­дән түгел... – Мөрәҗәгатьләрне Ка­зан­да Ямашев проспектындагы, 48 нче “б” йорт, Әл­мәт­тә исә Тынычлык урамындагы 6 нчы йорт адресы буенча кабул итәбез. Борчыган сораулар буенча 8 (855) 3–33–13–78 телефон номерына шалтыратырга яки git16almet@yandex.ru электрон адресына язарга да мөмкин. Кеше дәүләт органына ярдәм сорап килә икән, димәк, без аңа булышырга тиеш. Безнең тармакта хәл итә алмаслык мәсьәләләр юк. Ул җитәк­ченең үзеннән генә тора. Әйе, эшлисең килмәсә, йөз төрле сәбәп табарга мөм­кин. Тик шунысы бар: ха­лык­ка хезмәт итә алу һәр­кемгә дә бирелмәгән. Мин хезмәт­кәрләремә дә шуны аңла­тырга тырышам. Җире­нә җиткереп эшләргә телә­ми­сез икән, димәк, бу сез­нең эш түгел, дим. Әлмәт зонасында гына аена йөз­ләгән кешегә эшкә бәйле хокукларын як­ларга ярдәм итәбез. Эшнең нечкәлек­лә­ре байтак: эш шартларыннан риза булмаган кеше җитәк­чегә нәфрәт белән килә. Аларны үзара дош­манлаштырырга ярамый. Югыйсә меңләгән кеше хезмәт иткән оешма җи­тәк­чесе эшчеләр арасындагы хәлләрне белеп тә бетер­мәскә мөмкин. Кеше күңе­ленә юл таба белү дә мөһим. Бер абруйлы җитәк­ченең сөйләгәне хәтердә: ул сак­лык чараларыннан башка ут баганасына менеп баручы эшчене күргән дә: “Эне­кәш, ниш­лисең? – дип туктаткан. – Егылып төшеп, инвалид булып калсаң, бала­ларың атасына рәхмәт әй­терме?” Шуннан соң эшчене саклык чаралары ки­гән килеш кенә очрата башлаган ул. Үткәрелгән тик­ше­рүләр түгел, ә эшче­ләр­нең иминлеге күпкә әһә­мият­лерәк. Закон ниге­зен­дә мө­рә­җәгатьне карап тик­шерү өчен бер ай вакыт бирелә. Тик ул кадәр сузмыйбыз. Инспекторларга бер атна вакыт бирәм. Чөн­ки ки­ләсе атнага яңа эш өеләчәк. Ә эшеңне яратсаң, вакытка карамый­сың. Безгә кабат зар белән әйләнеп килү­че­ләр юк. Димәк, ярдә­мебез тия. Форсаттан файдаланып, республика оеш­ма-пред­прия­тие­ләрендә эш­ләү­че­ләргә сәла­мәтлек һәм имин эш шартлары телим!
Эльвира Вәлиева, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев