Татар матбугаты
Үткәнне торгызыр чак
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Композиторлар берлегенең төзекләндерелгән бинасында булды. Архитектура һәйкәле саналган әлеге бина 1906 елда ук төзелгән.
Рөстәм Миңнеханов яңартылган бинаны күзәтүдән тыш, берлек җитәкчелегенең киләчәккә планнары белән дә танышты. “Авырткан” урыннар да юк түгел. Бүген Композиторлар берлеге бинасының фасад өлеше белән янәшәдәге территорияне тәртипкә китерү өчен өстәмә чаралар кирәк икән. Президент исә бу мәсьәләне хәл итү бурычын проектлаучыларга йөкләде. Рөстәм Миңнеханов бина эчендәге яңартылган эш кабинетлары белән концерт залында да булды. Россия һәм Татарстан композиторлары берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин Президентка элеккеге төрки уен коралларын күрсәтте. Соңрак Рөстәм Миңнеханов игътибарына төрки халыкларның тынлы һәм кыллы уен кораллары ярдәмендә башкарылган музыкаль әсәр тәкъдим ителде.
Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев