Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ульяновск өлкәсендә Г.Тукай туган көнендә рәсем күргәзмәсе ачылган

Ульяновск өлкәсе Татар мәдәнияте үзәгендә Габдулла Тукай туган көнендә, 26 апрельдә, рәсем күргәзмәсе ачылды. Анда Ульяновск шәһәренең 2нче санлы Балалар сәнгать мәктәбе укучысы, яшь рәссам Таһир Мөхәммәтҗановның хезмәтләре урын алды, дип хәбәр итә Татар мәдәнияте үзәге. Ulyanovsk-27-04-2017   Бу көнне Тукай әсәрләре буенча оештырылган, өлкә балалар рәсем бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды. Әлеге бәйгегә барлыгы 120 рәсем тәкъдим ителгән иде. Аларны Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Ирек Нуретдинов рәислегендәге жюри бәяләде. Беренче урынны Сенгилей районы Красный Гуляй бистәсе урта мәктәбе 6нчы сыйныф укучысы Элина Фәхретдинова яулады. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев