Татар матбугаты
"Ул гаҗәеп шәхес һәм гаять зур композитор иде" ( Рөстәм Яхинның биографиясеннән 15 факт/ ФОТО/ ВИДЕО)
"Интертат" электрон газетасы Рөстәм Яхинга бәйле 15 фактны тәкъдим итте
1. Ике мәктәп Рөстәм Яхинны үзенеке дип саный
Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы 1921 елның 16 августында Казанда туган. Туганы, танылган җырчы Мәрьям Рахманкулова киңәше белән 13 яшендә Рөстәм Яхин Казанның П.И.Чайковский исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбенә укырга бара. Чынлыкта ул индивидуаль дәресләрне башка бинада - соңыннан 3нче музыка мәктәбе булып киткән бинада белем алган. Эш шунда – утызынчы елларда Казандагы өч музыка мәктәбенең аерым номерлары булмаган, барысының да бер дирекция җитәкләгән. Хәзер 1нче музыка мәктәбе Рөстәм Яхинны үз укучысы дип саный, 3нче музыка мәктәбе Рөстәм Яхин исемен йөртә. Рөстәм Яхин белән бер чорда шул ук музыка мәктәбендә София Гобәйдуллина да укыган. Рөстәм Яхинның әнисе Мәрьям белән әтисе Мөхәммәтхаҗи2. Вундеркинд
Рөстәм Яхинның талантын Казан балалар музыка мәктәбенең легендар директоры Рувим Поляков күреп алган. Аның татар мәктәпләреннән талантлы балалар эзләве билгеле. Җиде еллык курсны Рөстәм Яхин 3,5 елда тәмамлаган.3.Рөстәм Яхинның укытучылары
Рөстәм Яхинны Мәскәүгә укырга да 1 нче музыка мәктәбе директоры Рувим Поляков һәм педагогы Чернышева озатканнар. Хәтта юлга акчаны да мәктәп биргән. Педагогы Антонина Чернышева Яхинга мех бүрек тә алып биргән. Рөстәм Яхинга гомере буе аларга рәхмәтле булган, 1 нче музыка мәктәбенә килеп йөргән, хәтта Антонина Чернышева вафат булгач, аның апасына да булышып йөргән.4. Рөстәм Яхин - фронтовик
1942 елда Кызыл Армиягә алына. Сугыш вакытында зенит артиллериясе дивизиясендә хезмәт итә, соңыннан һава һөҗүменнән саклану Мәскәү фронтында пианист аккомпаниатор булып хезмәт итә. "Мәскәүне саклаган өчен" медале белән бүләкләнә.5. Эстет
Рөстәм Яхинның классик стильдә матур, пөхтә киенеп йөрергә яратуын ассызыклыйлар. Ачык төсләр кулланмаган, курткалар кимәгән. Хатларында, мәсәлән, дусларының Ленинградтан ондатра бүреге алып җибәрүе турында сүз бара. Өйдә затлы озын халат киеп йөргән.6. Гонорар – югары баллдан
Татарстан Мәдәният министрлыгы Рөстәм Яхинга гонорарны иң югары шкала белән түләгән. Бер җырның бәясе 50, 70 яисә 100 була алган. Яхинга еш кына икеләтә дә түләнгән.7. Биш фатир алыштыра
Рөстәм Яхин Казанда берничә адрес буенча яши. Аларның Калинин урамындагы йортлары конфискацияләнгәч, әнисе Мәрьям апа Париж коммунасы урамындагы туганнарына сыена, Мәскәүдә белем алган Рөстәм Яхин да бирегә кайта. Рөстәм Яхинның беренче фатиры Восстание урамында була. Биредә ул әнисе белән яши. Мәрьям апа шушы фатирда вафат була. Соңрак Яхинга Лесгафт урамыннан фатир бирәләр, соңгы елларын Татарстан урамындагы фатирда уздыра.Мәскәү консерваториясе студентлары белән
8. “Йортка кермәгәе!”
Мәскәүдә укыганда Покровские воротада Клавдия Тимофеевна Мацюшевич дигән ханымда фатирда торуы билгеле. Әнисе Мәрьям апаның аңа өйләнмәсен дип курыкканлыгы да билгеле.Рөстәм Яхин хатыны Хәлимә белән
9. Гаиләсе
Рөстәм Яхинның хатыны – Хәлимә Закировна Таҗетдинова (1923 елда туган). Алар Рөстәм Яхинның әнисе Мәрьям апа үлгәч өйләнешкәннәр. Рөстәм Яхинның дуслары һәм туганнары Хәлимә Закировнаны кабул итмәгәннәр. Хәлимә Таҗетдинованың җырлар язарга тырышуы турында да искә алалар. Яхиннар гаиләсенең балалары булмый. Хәлимә Закировна 2004 елда вафат була.Рөстәм Яхин Н.Җиһанов һәм М.Гомәров белән
10. “Йосыф-Зөләйха”ны Рөстәм Яхин язарга тиеш була
Соңгы елларында Рөстәм Яхин “Йосыф-Зөләйха” операсын язарга алынган. Халык шагыйре Ренат Харис Рөстәм Яхин идеясе буенча либретто язуын әйтә. Рөстәм Яхин бу әсәрен язып өлгерә алмый. Соңрак әлеге либретто буенча Леонид Любовский балет яза һәм бу балет Россия Дәүләт премиясенә лаек була.11. Гомеренең соңгы еллары
Рөстәм Яхин соңгы елларында бик авырган, Паркинсон авыры белән интеккән, инсульт, инфаркт кичергән. Соңгы бер елдан артык вакытта аның янында яшь табип Елена Якиманская булган. Опера һәм балет театрында 1991 елда уздырылган соңгы юбилеена авырлык белән килгән һәм кичәне сәхнәдә түгел, Хөкүмәт ложасында утырып караган.Гимн авторларын данлау тантанасында. 1993 ел, Дәүләт Советы
12. “Туган ягым”ны гимн итеп эшкәртү өчен Рөстәм Яхиннан рөхсәт алырга делегация белән барганнар
Рөстәм Яхинның “Туган ягым” җырына язылган көе Татарстан гимны буларак тәкъдим ителгәч, әлеге көйгә аранжировканы Казан Дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин ясаган. Рөстәм Яхин янына аранжировка ясарга рөхсәт алу өчен Рубин Абдуллин белән Ренат Харис барган.13. Хәтер
Казанда Яхин исемен йөрткән урам бар. 2003 елдан бирле Казанда Камера җырчылары һәм концертмейстерлар Яхин исемендәге халыкара конкурсы уздырыла. Рөстәм Яхинның һәйкәле башта, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе янындагы скверга куелырга дип хәл ителсә дә, соңрак аның урыны алыштырыла – Зур Кызыл урамына – Казан Дәүләт консерваториясе каршына куела. Казан консерваториясендә Рөстәм Яхин ике генә ел укыткан, үзе дә биредә укымаган.14. Рөстәм Яхинның шәхси әйберләре сакланмаган диярлек
Рөстәм Яхинның рояле Татарстан Республикасының Милли музеенда саклана. Татарстан Дәүләт архивында композиторның шәхси документлары бик аз. Аудиовизуаль архивта аның радио фондында булган барлык әсәрләре саклана, алар барысы да цифрланган форматка күчерелгән.Рөстәм Яхинның рояле
15. Гимн авторы гимнның рәсми яңгыравын ишетергә өлгерә
Рөстәм Яхинның 300ләп романсының берсе - Рамазан Байтимеров шигыренә язылган “Туган ягым” көенең Татарстан Республикасының Дәүләт гимны буларак кабул ителә. Бу хакта республиканың Югары Советы карары 1993 елның 14 июлендә кабул ителә. Композитор 1993 елның 23 ноябрендә вафат була.Рөстәм Яхинның әсәрләре: "Урал" (1949), "Идел" кантаталары; соната (1948); фортепиано һәм скрипка өчен концерт (1950-52), скрипка һәм фортепиано өчен әсәрләр; “Фидаи” балеты (1987), 300дән артык җыр һәм романс (аларның 13е төрле дипломнар һәм премияләр белән бүләкләнгән, шул исәптән - Мостафа Ногман шигыренә язылган "Оныта алмыйм", Гамир Насрый шигыренә язылган "Күңелдә яз", Муса Җәлил шигыренә язылган "Дулкыннар", Гөлшат Зәйнәшева шигыренә язылган "Китмә, сандугач", Мостафа Ногман шигыренә язылган "Ак җилкән" җырлары), сугыш вакытында "Зенитчылар маршы", "Мәскәү турында җыр", "Искә ал, иптәш" җырларын яза. Фортепиано белән оркестр өчен концерт, соната, 4 өлештән торган сюита, 20дән артык пьеса. Җырлар һәм романслардан, инструменталь музыкадан торган 21 җыентыгы басыла.Рөстәм Яхинның җырлары һәм әсәрләре: Бүләкләре:
"Мәскәүне саклаган өчен" медале (1945) «Почет билгесе» ордены Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (1959) ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1964) РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1970) РСФСРның халык артисты (1981) Хезмәт Кызыл байрагы ордены (1971) СССРның халык артисты (1986)Мәгълүмат "Рустем Яхин. Материалы. Воспоминания. Документы" китабын кулланып тупланды. Төзүчеләре Й.Исәнбәт, К.Таҗиева. Татарстан китап нәшрияты. 2002 ел.
Интертат
Казанның Зур Кызыл урамында – Казан дәүләт консерваториясе каршындагы скверда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында күренекле композитор, Татарстан Республикасы гимны авторы Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды.
Һәйкәл урнашкан скверга иртән үк республиканың иҗади җәмәгатьчелеге – язучылар, композиторлар, артистлар, педагоглар җыела башлады. Һәрберсе үзара җыелышып бөек композиторны искә алды, хатирәләрен яңартты.
Һәйкәл ачылу тантанасы Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы хоры башкаруында Татарстан гимны белән ачылды. Аннары сүз Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бирелде.
Президент композитор Рөстәм Яхинның туган көне булуын искә төшерде һәм һәйкәл ачылуның зур вакыйга булуын әйтеп узды.
“Һәйкәлне матур җирлектә ачабыз – ул нәкъ үз урынында һәм бик матур килеп чыкты. Казан консерваториясе каршында бик матур комплекс барлыкка килде”, – диде Рөстәм Миңнеханов һәм шушы образны тудырган өчен сын осталарына, архитекторларга рәхмәт белдерде.
Россиянең һәм Татарстанның Композиторлар берлеге рәисе, Россиянең халык артисты Рәшит Кәлимуллин: “Рөстәм Хаҗи улы гаҗәеп шәхес һәм гаять зур композитор иде. Без аралашып яшәдек, өендә була идем, – диде. – Ул композиторларның иҗаты белән кызыксынып яшәде. Минем педагогым Борис Трубин Рөстәм Яхинда укыган. Димәк, аның дәвамчысы булып чыгам. Консерватория үзенә нигез салган Нәҗип Җиһанов исемен йөртә. Янәшәдә – татар профессиональ музыкасына нигез салган Салих Сәйдәшев исемен йөрткән Зур концертлар залы. Менә хәзер шушы урында Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды”.
Н.Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин Рөстәм Яхинның музыкасы һәр йөрәккә үтеп кергәнлеген әйтте. Аның 400гә якын әсәр иҗат итүен, һәм моны 500 әсәр язган Шуберт белән генә чагыштырып булуын әйтте. “Яхин җырлары – республиканың визит карточкасы”, – диде Рубин Абдуллин һәм республика, шәһәр җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Ректор 30 августта Казан консерваториясенең шушы һәйкәл янында урнашкан реставрацияләнгән яңа бинасы ачылу мөмкинлеген дә билгеләп узды.
Һәйкәл ачылу тантанасының рәсми өлешендә республика җитәкчеләре – Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнышты.
Һәйкәл ачылу тантанасының рәсми өлешеннән соң Рөстәм Яхинның иң танылган җырлары башкарылды.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев