Татар матбугаты
"Укучыларны халык авыз иҗаты белән кызыксындырдым" - Гөлназ Галиева (әңгәмә)
– Кайбер әти-әниләр балаларын татар сыйныфына курка-курка гына алып килә иде. Хәзер инде оныкларын китерәләр, – ди “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2017” бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган Гөлназ Галиева. Гөлназ Казанның 20 нче гимназиясендә укыта. Балык Бистәсе районыннан күченеп килгән укытучыга шәһәр балалары хакына үзенә дә үзгәрергә туры килгән.
– Гөлназ, авыл укытучысын шәһәр мәктәбе куркытмадымы?
– Ничек кенә әле?! Әмма бернинди куркырлык әйбер дә юк икән. Балык Бистәсе районының Чүкәй авылында алты ел укыттым. Сигез ел элек башкалага килеп төпләндек. Самосырово бистәсендә үз йортыбызны салып чыктык. Авылда мәктәпләрне кыскарта, яба башлаган чор иде ул. Балалар, дәресләр саны кими. Дөрес, бүген мәктәбебездә 4-5 авылдан килеп, 30лап бала укый әле. Тумышым белән Лаеш районының Татар Янтыгы авылыннан мин. Иремнең гаиләсе дә Чүкәйгә вакытлыча күченеп килгән иде. Икебез дә – укытучы. Киңәшләштек тә шәһәргә китәргә булдык. Дөрес, ирем Айдар мәктәпне түгел, төзелешне сайлады. Балалар татар телен онытмасын дип, бик озак аларга мәктәп эзләдек. Аларны 20 нче гимназиягә урнаштыргач, директор Зәлфирә Җамалетдинова үземә дә эш тәкъдим итте.
– Шәһәрдәге татар мәктәбендә укыганнар татарчаны камил белә дигән сүз түгел әле. Сезнекеләр ни эшләп бетте?
– Гаиләдә татарча сөйләшәбез. Кызыбыз Алия сәнгать мәктәбенә йөри. Татар шагыйрьләре, язучылары турында картиналар иҗат итә. Улыбыз Айназ гармунда уйный. Икесе дә милли җанлы булып үсәләр. Дөрес, татар бакчасына йөргәндә улыбыз русча сөйләшә башлады. Шуңа күрә махсус рәвештә татар сыйныфына бирдек. Хәзер татарча гына сөйләшә.
– Шәһәр баласы авылныкыннан аерыламы?
– Авыл балалары укытучыны “апа” дип бик нык хөрмәт итә. Авызга гына карап торалар. Аларда шикләнү, шүрләү, күп әйберне әйтмичә калу гадәте дә бар. Шәһәрдә исә балалар үзләрен иркен тота, фикерләрен дә курыкмыйча әйтә, кайберләре хәтта таләп тә итә. Бу миңа башта бик гаҗәп тоелды. Ләкин без аларны фикерен әйтергә өйрәтергә тиеш түгелме соң? Артык тыйнаклык та файдалы түгел. Кайбер балалар арасында, фәлән укытучыда “4ле” һәм “5ле”гә генә укый идем, билгеләрем төште, дип үпкәләрен белдерүчеләр дә булды. Барысын да утырып уйлаганнан соң, үземә үзгәрергә туры килде. Шәһәрдә икенчерәк мөнәсәбәт кирәк икән. Кычкырып, билге белән яки чыбыркы тотып кына куркытып булмый. Сүз, үзеңнең тотышың белән генә тыңлатып, тәрбияләп була. Фәлән билге алу өчен фәлән эшне башкарырга кирәк дип аңлаттым. Хәзер миңа рәнҗемиләр дә, үз таләпләремне әйттем – барыбызга да рәхәт! Вакытында кырыс та, усал да була беләм. Ләкин шунда ук канатландырып та җибәрәм. Сыйныфымда – 30 бала. Ничек тә тәртип урнаштырырга кирәк бит. Биш тапкыр кабатлый алмыйм, робот түгел, дим. Бала бер тапкыр уңайсыз хәлгә калса, икенчесендә игътибар белән тыңлап утыра. Мине яратыгыз дип сорамыйм, ләкин хөрмәт итегез, дим. Шулай да шәһәр мәктәбендә кырысрак булырга туры килә.
– Дәресләр кызык булсын өчен нишләргә?
– Төрле алымнарны өйрәнәм. Балада уку теләге булмаса, әти-әнисе, татар теле кирәкми, дисә дә, өметне сүндерергә ярамый. Димәк, укытучыга икеләтә тырышырга кирәк. Безгә татарча белмәгән татар, башка милләт балалары да, шулай ук татарчаны бик яхшы белгәннәре дә килә. Аларның һәркайсы белән уртак тел табу мөһим. Шәһәр мәктәбендә укучыларны төркемдә эшләтү аеруча кызык тоела миңа. Алар проектлар яклыйлар, бер үк теманы төрле сыйныф укучылары төрлечә ача. Укучыларны халык авыз иҗаты белән кызыксындырдым. Башта үзем мәкальләр кыстырып сөйләргә тырыштым. Аннан шигырь, поэмаларны яттан сөйләдем. Алар мине йотлыгып тыңлый. Күзләре яна. Укытучы өчен зур бәхет бит бу! Дәреслеккә ябышып ятудан файда юк. Укытучының үрнәге кирәк. Аннан үзләренә, әйдәгез, мәкаль белән сөйләгез әле, дидем. Бу эшкә әти-әниләр, әби-бабайлар да кушылды. Авылдан бизәнү әйберләре, башка әйберләр алып килдем. Балалар белән музейларга бардык. Көннәрдән бер көнне алар да борынгы әйберләр күтәреп килә башлады. Күп нәрсә тупланды, шәҗәрә ясадылар. Кайсының туганы рәссам, язучы булып чыкты. Аларны очрашуга чакырдык. Менә шуннан соң татар теле һәм әдәбияты кабинетында музей ачтык. Әти-әниләрнең миңа ышанычы артты.
– Бәйгеләргә әзерләнү төн йокыларын качырамы?
– Көздән язга кадәр әзерләндем. Төнге сәгать икедә ятып, иртәнге биштә мин аяк өстендә идем инде. Сәламәтлегем чыдамас дип борчылдым. Бәйгедә бөтен эшемне дә сыйфатлы итеп күрсәтәсе килә. Иң авыры бәйгедән соң булды. Җаваплылык хисе тагын да артты. Әле миңа өйрәнергә дә өйрәнергә. Элеккеге гореф-гадәтләрне, методикаларны өйрәнәм. Яңасына гына өстенлек бирү дөрес түгел.
– Бу соравым, бәлкем, туган тел укытучыларына ошап та бетмәс. Ләкин бу урында аны бирмичә кала алмыйбыз. Кайберәүләр татар теле укытучыларын йомшаграк булуда гаепли. Алар, янәсе, башкалардан арттарак калган, заманча технологияләрне дә белеп бетерми. Сезнең фикерегез ничек?
– Барысы да укытучының теләгеннән тора. Елдан артык “мимио-студия” дигән технологияне өйрәндем. Аны сиңа берәү дә өйрәтеп утырмый. Гимназиядәге башлангыч сыйныф укытучысының өенә барып, кич утырып өйрәндем. Пультлар ярдәмендә тестларны электрон рәвештә эшләүгә нигезләнгән ул. Үз сайтымны булдырдым. Замана баласы мәгълүматны ноутбук, телевизордан алырга күнеккән. Сөйләмне үстерү өчен компьютерда яңа технология уйлап табарга кирәк. Әйтик, 20 минут эчендә бала үз белемен тикшерә алыр иде. Башлангыч сыйныф укучылары өчен бар ул, ә менә зурракларга юк. Күренекле шәхесләр, татар тарихын, телгә кагылышлы мәгълүматларны уен формасында эшләргә мөмкин. Беренче этапны, аннан икенче, өченчене узасың. Кызык бит! Теләктәшләр таптым инде. Бәлкем, татар теле укытучылары белән бергәләшеп электрон портал эшләрбез.
– Бүген татар теленнән өй эшен эшләргә дип күршесенә кергән, туганнарына шалтыраткан әти-әниләр булмасын өчен нишләргә?
– Фамилиясе татар булган өчен генә баланы татар төркеменә билгеләргә кирәкми. Сабыйларны бакча яшеннән үк белем дәрәҗәсенә карап, төрле төркемнәргә бүлсеннәр иде. Татар телен начар белгәннәр арасында яхшы укыганы да утыра бит аның. Начар белгәннәрне аерым укытырга була. Рус балалары арасында татар телен укыйсы килгәннәр дә очрый. Кайберләре икетеллелек мәҗбүр булган өчен генә укый. Әйтик, балаларны дүрт төркемгә бүләргә мөмкин. Кирәкле дәреслеген дә сайлыйсың. Менә шул чакта азапланып күршегә чабу, туганнарга шалтырату булмаячак. Мәктәп якын булганга гына бирдем инде, дигән җавапсызлык та булмасын иде. Безнең янда 4-5 мәктәп бар иде. Теләк булгач, татар мәктәбен эзләп килдек бит. Укытучы да әти-әниләр белән дөрес итеп аралашырга тиеш.
– Ничә баланы татар теленә өйрәттем дип саныйсыз?
– Мин укыткан сыйныфларда укучыларым тәнәфестә дә татарча сөйләшә. “5ле” алу өчен генә бала күземә карап, тырышып нәрсәдер сөйли икән, бу – өйрәнү түгел. Әгәр дәрес беткәч, мин дәфтәр, журналларны җыйганда, алар бер-берсенә татарча эндәшә яки берәр әйткән сүземне кабатлый икән, мин елмаям һәм сөенәм. Бу – минем хезмәтем. Алган грамоталар гына яхшы укытучы дигән сүз түгел әле. Нәрсәгә инде ул татар теле, дигән сүзләр йөрәгемә тия. Күп телләр өйрәнү – зыялылык бит ул. Әти-әниләр дә, балалар да шуны аңласын иде.
Нәтиҗә булсын дисәң, мәктәптән кайтмыйча эшләргә кирәк. Ләкин гаилә өчен дә хәл калырга тиеш. Җанымны биреп, татар мәктәбенә килдем. Менә шулай сигез ел янам, дөрлим, ачылмаган якларымны ачасым килә. Дөрләү яхшы, әмма янып бетү дигән нәрсә дә бар. Бәлкем, бераз тынычланырга да кирәктер инде.
Сәрия Мифтахова
Чыганак: http://www.vatantat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев