Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Уфаның "Нур" татар театры тантаналы юбилей кичәсенә дәшә

Быел үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп узучы "Нур" татар театры "Нур"ның нурлы мизгелләре!" дип исемләнгән тантаналы юбилей кичәсен уздыра.“Нәкъ 25 ел элек дәүләт статусы алган яшь "Нур" татар театры декабрь аенда үзенең 1нче иҗат сезонын ача. Шул көннән башлап күпме берсеннән-берсе матур сәхнә әсәре куелган, алар аша тамашачы күңеленә рухи азык, матурлык, изгелек, яктылык нурлары салынган. Күпме мизгелләр тарих битләрендә сырланып калган. Бүген исә башкалабызның уртасында үзенең мәгърур бинасы, сәхнә осталары, үз сүзе, үз йөзе булган, яраткан тамашачысы өчен һәр көн сәхнә утларын кабызган театр коллективы үзенең юбилей көннәрен билгели. Шул уңайдан 15 декабрьдә барлык сәнгать сөючеләрне, тугры дусларын, яшен һәм картын - һәммәсен "НУР"ның нурлы мизгелләре!" дип исемләнгән тантаналы юбилей кичәсенә чакыра”, дип яза театрның рәсми сайты. Тарихка күз салсак, Уфада татар театрына нигезне 1912 елда “Сәйяр” труппасы актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская сала. Уфада бу театр 1918 елга кадәр эшли. 1989 бер төркем активистлар татар театрын яңадан оештыра. 1991 елда театрга дәүләт статусы бирелә. Театрның Уфа шәһәре үзәгендә затлы матур бинасы бар. Театрда хәзер Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Сәвия Сираева, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Резида Фәхруллина, Башкортстанның халык артисткасы Рәсимә Гайфуллина һәм башкалар эшли. Театрның баш режиссеры - Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов. 2005 елда коллективка Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган яшьләр килә. Алар арасыннан Айгөл Габдуллина, Гөлназ Биктимеровалар Уфада үз тамашачысын тапты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев