Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Уфада танылган композитор Заһир Исмәгыйловка багышланган концерт узачак

Уфада танылган композитор Заһир Исмәгыйловның 100 еллыгына багышланган чаралар зур концерт белән төгәлләнәчәк. Бәйрәм кичәсе 19 декабрьдә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында үтәчәк. Концерт программасында Заһир Исмәгыйловның музыкаль-театраль әсәрләре, инструменталь һәм хор сочинениеләре, җырлары һәм романслары яңгыраячак. Лев Степанов белән язылган «Торналар җыры»н театрның балет труппасы тәкъдим итәчәк. Юбилярның кызы, танылган композитор Ләйлә Исмәгыйлова фортепианода үз әсәрләрен башкарачак. Концертта театрның әйдәп баручы солистлары Җәмил Әбделмәнов, Илһам Вәлиев, Эльвира Фатыйхова, Раил Кучуков, шулай ук Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестры, Ф. Гаскәров исемендәге халык бию ансамбле һәм республиканың башка иҗади коллективлары чыгышы көтелә. Юбилей кичәсенең режиссеры — Рөстәм Галиев. Искәртеп үтик, Заһир Исмәгыйлов (1916/1917-2003) — танылган башкорт композиторы, педагог, музыкаль җәмәгать эшлеклесе, СССР, Россия һәм Башкортстан Республикасы халык артисты, Россиянең Михаил Глинка исемендәге һәм БРның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты. Танылган композитор тәкъдиме белән Уфада дәүләт сәнгать институты (1968) булдырыла, ул анда 20 ел ректор булып тора.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев