Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Уфада Россиянең төрле төбәкләреннән туган якны өйрәнүче белгечләр катнашында Бөтенроссия форумы узачак

Иртәгә аны “Берлек” төбәк иҗтимагый оешмасы үткәрә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә оешманың башкаручы директоры Нәфисә Акчурина хәбәр итте.

Ул бу форумның быел өченче тапкыр үткәрелүен әйтте. Оештыручы көн тәртибендә 15 ләп доклад, китап презентацияләре булачагын билгеләп узды. “Кунакчыл Башкортстанда узачак форумга Россиянең 20 ләп төбәгеннән 70 тән артык кунак көтеп калабыз. Уфадан 150 кеше катнаша”, - дип белдерде Нәфисә Акчурина. Шул рәвешле, Татарстан, Башкортстаннан, Удмуртия Республикасы, Пермь крае, Оренбург, Самара, Төмән, Чиләбе, Әстерхан, Тобольск, Омск, Чиләбе, Екатеринбургтан барлыгы 200 ләп кеше катнашыр дип ниятләнә. Нәфисә Акчурина билгеләп үткәнчә, алар арасында студентлар да күп булачак. Татарстанга килгәндә, Казан, Әлмәт, Чаллы, Баулы районыннан төбәк якны өйрәнүче белгечләр килә.

Нәфисә Акчурина форумның Уфада үткәрелүенең сәбәбен Башкортстанда туган якны өйрәнүчеләр күп булуы белән аңлатты. “Башкортстанда туган яклары турында китап язучылар күп. Моны Казанда да һәрвакыт билгеләп узалар. Авылының бетүенә ачынып язган кешеләр, Казанга караганда, Уфада күбрәк булырга тиешлеге аңлашыла бит”, - диде ул.

Нәфисә Акчурина халыкта бу форумга кызыксыну зур булуын билгеләп үтте. “Әллә кайлардан белеп авыллардан шалтыраталар – “килим инде, килеп тыңлап кына утырыйм” диләр. Халык сусаган андый әйбергә. Татар сүзе, татар тарихы, татар моңы Башкортстандагы татар кешеләре өчен ком чүлендәге су кебек”, - дип ассызыклады ул.

Нәфисә Акчурина кунакларның бүген үк килүен, алар өчен төнге Уфа буенча экскурсия оештырылачагын, иртәгә форумнан соң кичен аларны “Идел” татар-башкорт җырчылары конкурсы концертына алып барачакларын әйтте. “Чаралар бик матур узар дип ышанам”, - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев