Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Удмуртия татарлары "Туган телем – иркә гөлем" дип аталган фестиваль уздырган

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе инде өченче ел Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Туган телем – иркә гөлем” фестиваль-конкурсын уздыра. Елдан-ел аның географиясе киңәя, ә темасы үзгәреп тора, дип хәбәр итә Удмуртиянең “Яңарыш” татар газетасы. Быел Ижевскиның Халыклар дуслыгы йортында уздырылган фестивальдә Удмуртиянең Можга, Кизнер, Балезино районнарыннан балалар, Ижевск шәһәренең 10нчы һәм 6нчы гимназия укучылары актив катнашты. Кунак буларак әдәби-музыкаль бәйрәмгә Татарстанның Минзәлә шәһәреннән Сабир Өметбаев исемендәге Татар драма театры артистлары чакырылган иде. Әлеге фестиваль татар сыйныфында белем алган укучыларга, татар теле укытучыларына үзләренең осталыкларын башкаларга күрсәтергә, шулай ук башкалардан өйрәнү мөмкинлеге бирә. Анда катнашучылар “Җыр”, “Шигырь уку”, “Көмеш каләм”, “Мөгаллимлек осталыгы” номинацияләрендә бәяләнде.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев