Татар матбугаты
Тышкы дөньяга чыктык
Әйтергә генә җиңел: республикабызның яңа тарихында сәүдә-икътисадый, гуманитар хезмәттәшлекне үстерә барып, дөньяның йөз илледән артык дәүләте белән багланышка кергәнбез. Татарстанның халыкара тышкы икътисадый эшчәнлеге Россия һәм халыкара хокук нормаларына, илебез тышкы сәясәтенең төп принципларына төгәл туры китереп алып барыла.
Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, башкалабызда уздырылучы “РФ төбәкләренең тышкы багланышлары. Татарстан тәҗрибәсе” дигән ике көнлек халыкара гыйльми-гамәли конференцияне ачып, әнә шулай дип белдерде. “Татарстан Россиянең тышкы дөнья белән төрле-төрле өлкәләрдә багланышларын киңәйтүдә һәм тирәнәйтүдә сизелерлек өлешен кертә. Россия төбәкләренең халыкара тышкы икътисадый эшчәнлеге РФ Конституциясенең 72 маддәсендә беркетелгән. Безнең карашыбызча, Россия федерализмының иң мөһим казанышларыннан берсе бу”, – дип, парламентыбыз башлыгы санкцияләр, икътисадый кыенлыклар шартларында ислам дәүләтләре белән хезмәттәшлекне үстерү Россия, шул исәптән Татарстан өчен дә файдалы, өстенлекле юл икәнлеген искәртте.
Конференциягә килгән Мәскәү кунаклары – РФ Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзалары, РФ Тышкы эшләр министрлыгы, РФ Хөкүмәте каршындагы тикшеренү институтлары һәм үзәкләре вәкилләре дә Татарстанның тышкы багланышлар урнаштыруда эзлекле һәм актив эшчәнлек җәелдерүен билгеләп үтте. Шул ук вакытта РФ субъектларының күпчелеге бу җәһәттә сүлпәнлек күрсәтә. Әнә олуг мөнбәрдән Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Законнар чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры Талия Хәбриева: “Тугыз РФ субъектының гына тышкы икътисадый эшчәнлекне үстерү программасы бар”, – дип хәбәр итте. Дөрес, Татарстан да елдан-ел тышкы дөнья белән элемтәләр арта, тышкы икътисадый багланышлар отыры күбрәк табыш китерә дип күкрәк кага алмый.
“Татарстанның тышкы икътисадый эшчәнлеге нәтиҗәсендә алына торган керем-табышы бүген 2006-2007 еллар дәрәҗәсендә. Беренчедән, дөнья базарына әле дә нигездә яңа технологияләр түгел, чимал чыгарабыз. Икенчедән, игълан ителгән санкцияләр чабудан тарта”, – дип искәртте үз чиратында Россия Фәннәр академиясендәге Икътисад институтының халыкара икътисадый һәм сәяси тикшеренүләр бүлеге каршында оештырылган Советтан соңгы чорны тикшерү үзәге җитәкчесе Леонид Вардомский.
– Үз вакытында, туксанынчы елларда безгә чит илләр белән элемтә урнаштыра башлау шактый кыен булды. Әмма үз дигәнебездә нык тордык. Тышкы дөнья белән багланышка керү, хезмәттәшлекне үстерүнең тулаем Россия, республикалар өчен дә файдалы булачагын аңлата алдык. Үз дигәнеңдә нык тормасаң, теш күрсәтмәсәң, беркем дә китереп бирми, вәкаләтләре белән бүлешергә ашыкмый. 25 ел узды, сизелерлек уңышлар бар. Моңа ничек шатланмыйсың?! Без дә үз вакытында, Дәүләт киңәшчесе вазыйфасын башкарганда нык эшләдек. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның хәзерге тырышлыгы, активлыгы искиткеч! Ничек чыдыйдыр ул?! Еш кына бер кузгалгач, ике-өч илне иңләп-буйлап кайта. Ул сәфәрләрне әзерләү һич тә җиңел түгел: беркетмә, килештерү – шактый четерекле, вак эш. Ул эшне башкарганнарга сокланып та карыйм, кызганып та куям. Бу гамәлләрнең файдасы күренеп тора. Безнең тышкы икътисадый багланышлар урнаштыру тәҗрибәсен чит илләр дә, Мәскәү дә хәзер яхшы таный. Бүген федерализмнан нәрсә калды дисәгез, беренче чиратта шушы уңай тәҗрибәне әйтә алам. Казаныбызда чит дәүләтләрнең дистәләп консуллыгы ачылган икән, халыкара хезмәттәшлекнең ап-ачык дәлиле бу, – дип тәэсоратлары белән уртаклашты конференция вакытында ТФАнең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов.
Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев