Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тула өлкәсенең "Иман" оешмасы җитәкчесе җомга вәгазьләрен татар телендә алып бара

Тула өлкәсе мөселманнарының “Иман” оешмасы җитәкчесе Ришат Давыдов үз өенең яртысында 300 кеше сыйдырырлык гыйбадәтханә ясаган. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерде. Ришат хәзрәт чыгышы Ульяновск өлкәсеннән, аның бабалары Тула өлкәсенә күченеп килгән була. Ришат Давыдов озак еллар профессиональ рәвештә велосипед спорты белән шөгыльләнә, ЦСКАның армия спортклубында эшли, СССР спорт мастеры. Әтисе вафат булгач, Мәскәүдән Тулага күчеп кайта. “Төзегән өем зуррак булды. Мәчетебез булмагач, өемнең яртысын, халыкка җыелырга урын булсын дип, гыйбадәтханә ясадым. Бер ук вакытта анда 300 җыела ала”, - ди ул. Ришат хәзрәт әйтүенчә, җомга вәгазьләрен татар телендә алып баралар. “Безнең бабайларыбыз әйтәләр:“Урыс теле безгә ераграк”. Русча вәгазьләр уку ничектер күңелгә ятмый. Татарча аңламаган кешеләр башка җирдә җыелып җомгаларны уздыралар”, - дип сөйләде ул.

“1996 елдан бирле мәчет төзергә җир бирмиләр”

“Бүгенге мәчет сала алмау проблемасы бар инде. Тулада мәчет юк, булмаган да. Ничә губернатор алышынды инде. Кайсы вафат булды, кайсысын ирегеннән мәхрүм иттеләр, ә безнең мәчет мәсьәләсе һаман чишелмәгән. 1996 елдан башлап һәр елны документларны бирәбез. Әле безгә яңа губернатор килде. Бик белемле. Сөйләшеп карган идем, әлегә җавап бирмәде”, - дип сөйләде Ришат Давыдов. Җир булса, халык белән җыелып, акчасын табыр идек, ди имам. “Алар хәйләкәрләр, 7 ел элек Туладан 40 чакрым ераклыкта урнашкан җир тәкдим иттеләр. Махсус без кире каксын өчен эшләнелгән эш инде бу. Кабат язгач: “ Без сезгә җир тәкдим иттек, сез кире кактыгыз”, - диделәр. “Сез минем белән шаярмагыз. Мәчет буш торырга тиеш түгел. Ул якын тирәдә булырга тиеш. Мәчеткә күбесенчә олы яшьтәге кешеләр йөри. Яшьләр көн саен йөри алмый, дидем. 40 чакрым ераклыкта җир бирү – мәсьәләне чишү түгел”, - дип аңлатты ул. Ришат хәзрәт Новомосковск шәһәрендә дә дә дини оешма теркәргә теләкләре барлыгын әйтте. Ул шәһәрдә һәм тагын берничә җирндә дини оешма теркәгән очракта, өлкәдә дини идарә теркәп булыр иде дип планлаштыра ул. Ришат хәзрәт Давыдов Тула шәһәре һәм Тула өлкәсенең “Иман” мөселман дини оешмасы рәисе. Профессиональ спортсмен велоярышчы. СССР спорт мастеры
Фотолар Туланың "Слобода" газетасыннан алынды.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев