Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тукай язы кайтты Казанга...

Тукай туган көн якынлашканда, кандидатлар турында сүз күп була. Быел ул бигрәк тә җанлы барды. Чөнки номинантлар – унсигез, араларында архитектор, рәссамнар, музей белгечләре дә бар иде. Тукай премиясен билгеләү комиссиясе янә шаккатырды. Тантанадан соң язучылар ара­сында мәзәк хәл дә булып алды. Премия тапшырылгач, ша­гыйрь, депутат, комиссия әгъзасы Разил Вәлиевне язучылар сырып алды. “72, 80, 90 яшьлекләр. Бу – нәрсә дигән сүз инде?” – дип шаулашты алар. Разил абый сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, киләсе елда 100 яшьлекләрне бил­ге­либез, диде. Шуннан, берничә тапкыр талпынып та премияле була алмаган урта яшьләрдәге язучы, алай итмәгез инде, миңа бик озак көтәргә туры килә, дип куйды... Бүләкләү тантанасы иртәнге якта үтте. Рөстәм Миңнеханов тамашачыны Туган тел бәйрәме белән котлап, татар телен үстерү һәм популярлаштыру җәһәтен­нән Татарстанда шактый чаралар үткәрелгәнен, аларда чит ил сту­дентларының да катнашуын бил­геләп үтте. Президентның телнең абруен күтәрү турындагы фи­керен язучы халкы бигрәк тә кү­тәреп алды. Язучы Камил Кә­ри­мов: “Безнең телне сакларга ки­рәк дип сөйләп йөрүебез – бер нәрсә, ә Президентның сәхнәдән әйтүе – икенче. Ул инде канун бу­лып яңгырый һәм телнең дәрә­җәсен дә арттыра”, – дип билгеләп узды. Камил Кәримов лауреатлардан канәгать булуын да җит­керде. Болар әле – әдәбиятта, актив иҗат итәләр, үз укучылары бар; хәзер­геләрнең күбесенең потенциалы юк, ди ул. Шулай итеп Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе быел Мәдинә Маликовага (“Арыш тәме: роман, повесть, хатирәләр” китабы), сәнгать белгече Розалина Ша­һиевага (Татарстанның милли мә­дәни мирасы турындагы “Мәң­ге­лек гөлчәчәкләре: татар һәм рус те­лендәге мәкаләләр җыелмасы”) һәм Харис Салиховка (“А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары”, “Дин һәм фән” китаплары өчен) тапшырылды. Сәхнәгә мен­гән Мәдинә Маликова үзенең беренче китабы чыгуга 50 ел тулганлыгын әйтте. Сүз уңаеннан: өч дис­тәгә якын китап чыгарып, аны укучыга җиткерү юлын тапкан, китап сәүдәсе сер­ләрен яхшы белгән, “Кы­зыл Ай” җәмгыятен оештырган, бүген Донбасстагы хәлләр турында унын­чы романын яза башлаган язучының әлеге премиягә лаек булуы беркемне дә гаҗәплән­дер­мә­де. Өстә­венә роман язучы беренче хатын-кыз әдибә дә әле ул. Әди­бә­нең “бу бүләкне татар әдә­би­ятына зур ихтирам дип кабул итәм” дигән сүзләре алкышларга күмел­де. Розалина Шаһиева премияне, бар бүләкләрдән дә миңа мил­ләтем, мәдәниятем кадерлерәк, дигән сүзләр белән кабул итеп алды. Язучы Ринат Мөхәммәдиев аңа көчле шагыйрә дигән бәя бирде. Джинс чалбардан сәхнәгә җә­һәт менгән Харис Салихов, ми­ңа – туксан яшь, дип шаккатырды. Аның: “Элек дин дәүләттән аерылган иде. Соңгы дистә елда бу мәсьәләгә игътибар бирә башладылар. Дин дәүләттән аерылган булса да, җәмгыятьтән аерылмады. Хакимиятнең кешеләрне тәр­бияләүнең иң асыл юлы – дин­нең фән белән бергәлеген таныту. Динне мәктәпләргә кертеп кенә тәү­фыйк­лы буын үстерә алырбыз. Без­нең карамакта 35 ятим бала бар. Дәүләт премия­сеннән килгән акчаны бу балаларга бүлеп бирә­чәкбез, алар аңа күбрәк мохтаҗ”, –дигән сүзләре, кайбе­рәүләрнең, дин бел­гечләренең үз премияләре бар бит, дигән фикерне томалап куйды. 1-2 Шигырь бәйрәмендә дә сүз лау­реатлар тирәсендә барды. Рафис Корбан кандидатлар хакында беркайда да фикер алышу оештырылмады дигән фикерен әйтте. Аның­ча, Тукай премиясен бирү системасын бөтенләй үзгәртергә кирәк. Әлеге фикер, мөгаен, Язучылар берлеге тәкъдим иткән бер генә кандидатның да комиссия тарафыннан хупланмавыннан соң тугандыр. Шагыйрә Нәҗибә Сафина Мә­динә Маликованы Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясенә күптән тәкъдим иткәнен әйтте, аның исә тагын да мәртәбәлерәк бүләккә лаек булуын хуплады: – Хатын-кыз язучыларга карата негатив караш бар җәмгыятьтә. Мә­динә апа шушы киртәне дә җиңә алды. Розалина Шаһиева иҗаты да лаеклыдыр, ләкин аның туган телне камил белмәве кү­ңелне әрнетә. Шуңа күрә үзем бөтен преми­яләрдән дә баш тартам. Татар авыллары таркалган, татарча укыту кысылган көндә, язган әсәрләремне укучы калмаган дәвердә бүләк алуны – татар мил­ләтен бетергән өчен алынган премия дип исәплим. Ә менә Кыргызстанның Чың­гыз Айтматов исемендәге Тел һәм әдәбият институты фәнни хез­мәт­кәре Гөлҗегет Соронкулов, Татарстанда хәлләр алай ук аяныч түгел, дип белдерә: – Сездә яшьләр дә татарча иркен сөйләшә. Бездә бу җәһәттән хәлләр четереклерәк. “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен дә карап, өйрәнеп китәм әле. Бәлки безгә дә шундый ук модельне кулланырга кирәктер... Үземнең балаларым рус мәктәбендә укый. Гаиләдә кыргызча сөйләшәбез. Шуңа күрә нинди генә шартларда да туган тел онытыла алмый дигән фикердә мин. Дөрес, аның кысылган, сүл­пәнләнгән вакытлары була. Аны уза белергә генә кирәк. Мәйданда исә күпчелекне Туган тел бәйрәменә чакырылган ветеран оешмалары вәкилләре, мәктәп балалары, язучылар, журналистлар тәшкил итте. Башкортстаннан берничә язучы бар иде. Алар Галимҗан Ибраһимовка багышланган конференциягә кил­гән икән. “Чакырылган, мәҗбүри ките­рел­гән кешеләр булмаса, бу мәй­дан­да күпме халык булыр иде икән – мин белмим. Әмма мәктәп балалары белән эшләргә, аларны җитәк­ләп алып килергә кирәк. Кечкенәдән туган телне яратуны сеңдермәсәк, хәлләр аяныч без­нең. Бу җәһәттән, мәйдан бәй­рәмен оештыручыларны хуп­лыйм”, – ди Нәҗибә Сафина. Сүз уңаеннан, Тукай бәйрәме, гадәттәгечә, Кырлай авылында да үтте. Кичә бер төркем язучылар Шигырь бәйрәмендә катнашты, халык белән аралашты. Аннан соң шагыйрьнең туган авылы Кушлавычтагы Тукаевлар музей-йор­тында булдылар, шагыйрьнең әти­се Мөхәммәтгариф каберенә чәчәк салдылар. ...Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган тантанада бүгенге заманнан Тукайны эзләделәр. Анда “Тукай язы кайтты Казанга” дигән сүзләр дә яңгы­рады. Быел яз бик сүлпән һәм иренеп кенә килде шул. Тукай язы кайтты дигән сөенечле сүзләр дә, Тукайча әйтсәк, тәнгә шифа, җанга дәва булып яңгырамады.
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев