Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тукай туган туфракта туу – горурлык һәм зур җаваплылык" - Разил Вәлиев

Һәр елны Габдулла Тукай туган көнне бер төркем иҗат әһеле, бөек шагыйребезнең туган ягы Арча районына барып, Шигырь бәйрәмендә катнаша, шагыйрьнең туган туфрагына баш ия. Әлеге традицияне дәвам иттереп, кичә, 27 апрельдә, бер төркем иҗатчылар Арча районында булып кайтты. Тукай туган көнне бәйрәм итәргә Башкортстан Республикасыннан да каләм ияләре килде. Алар – Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Зәки Әлибаев һәм танылган башкорт шагыйрәсе, тәрҗемәче Лариса Абдуллина. Кунаклар 26 апрельдә Казанда Туган тел көне уңаеннан уздырылган тантаналы чараларда, шул исәптән Шигырь бәйрәмендә катнашты. Кичә алар иҗатчылар төркемендә Арча якларында кунак булды. Әдәбият һәм сәнгать әһелләре башта Яңа Кырлай авылына юл алды. Авыл мәдәният йортында Шигырь бәйрәме узды. Кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучы авыл халкын, балаларны Арча районы хакимият башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. Татарстанның 2017 елгы Тукай премиясе лауреатлары Харис хәзрәт Салихов, язучы Мәдинә Маликова, шагыйрә һәм сәнгать белгече Розалина Шаһиева Шигырь бәйрәменең түрендә булды. Казан кунакларының һәрберсенә сүз бирелде. Шигырь бәйрәме Арча районы сәнгать осталарының һәм укучы балаларның чыгышлары белән үрелеп барды. Кичәдән соң кунаклар Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексына юл тотты. Башта музей-комплекс каршындагы мәйданда Тукайның туган көне уңаеннан уздырыла торган республика марафонының быелгы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Оештыручылар әйтүенчә, марафончылар, иртәнге сәгать 10да Арча үзәгеннән старт алып, Яңа Кырлайга юл тоткан. 24 чакрым араны йөгереп узучылар арасында Арча гына түгел, Саба, Балтач, Әтнә районнарыннан килгән йөгерешчеләр, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларының баш мөхәррире Данил Гыйниятов, районның оешма-предприятие җитәкчеләре дә бар. Әдәби-мемориаль музей комплексын караганнан соң, кунаклар Сәгъди абый йортына юнәлде. Монда казанлыларны “Сәгъди абый, Зөһрә апа, Апуш” үзләре каршы алды. Сәгъди абый йорты ихатасында Г.Тукайның 130 еллык юбилеена багышлап, Арча районында туып үскән шәхес Лотфулла Шәфигуллин һәм аның бер төркем фикердәшенең матди ярдәме белән парк булдырылган. Кунаклар, укучы балалар чыгышын карап, “Габдулла коесы”ның шифалы суыннан авыз иткәч, Сәгъди абый каберенә барып, чәчәкләр куйдылар. Сәфәр алга таба шагыйрьнең туган авылы Кушлавычка – Тукаевлар музей-йортына таба дәвам итте. Казаннан Арчага сәфәр чыгучы мәртәбәле кунаклар арасында күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Разил Вәлиев та бар иде. Кушлавыч мәктәбе укучылары, Тукай абыйларының әсәрләрен сөйләп-җырлап кына калмадылар, шагыйрь Разил Вәлиевнең юбилее хөрмәтенә аңа шигъри бүләк тә әзерләгәннәр иде. Разил Вәлиев, балаларга мөрәҗәгать итеп: “Кушлавычта, Тукай туган туфракта туу – горурлык һәм зур җаваплылык ул”, – диде. Балаларга, киләчәктә дә тырышып укып, шагыйрь абыйларына лаеклы алмаш булып үсүләрен теләде. Тукаевлар музей-йортының яңартылган экспозицияләрен караганнан соң, Шигырь бәйрәмендә катнашучылар шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф Тукаев каберенә һәм Тукай бюстына чәчәкләр салды. Арчалылар, кайткан кунакларга рәхмәт белдереп, мондый очрашуларның дәвамлы булуын теләде.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев