Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тукай районының "Якты юл" газетасы редакциясе Рәхмәт хатына ия булды

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте филиалы –  Тукай районының “Якты юл” газетасы редакциясен Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр, дип яза район газетасы. Куйбышев тимер юлы – “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы җитәкчесе Р.Ф.Сайбаталов компания эшчәнлегенә күрсәтелгән игътибар өчен газета мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева исеменә редакция коллективына рәхмәт сүзләре юллады. “Россиядә иң куәтлеләрдән саналган транспорт компаниясе эшчәнлеген яктыртуда күрсәткән һөнәри осталыгыгызны Куйбышев тимер юлы коллективы югары бәяли. Сезнең басмагыз укучылары, Россия тимер юллары пассажирлары һәм клиентлары мәнфәгатьләрендә алга таба да хезмәттәшлек итүебезгә ышанабыз”, – диелгән Рәхмәт хатында. “Якты юл” газетасы да Куйбышев тимер юлы – “Россия тимер юллары” ААҖ филиалына зур рәхмәт сүзләре җиткерә һәм киләчәктә дә уртак хезмәттәшлек җепләренең өзелмәвенә ышаныч белдерә, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев