Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тукай премиясе - иҗат кешеләре өчен зур омтылыш бүләге генә түгел, ә гаять зур җаваплылык билгесе дә" - Әхәт Гаффаров

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иҗат кешеләре өчен омтылыш һәм зур җаваплылык өстәүче бүләк, дип саный язучы Әхәт Гаффаров. Язучының “Олы юлның тузаны”, “Дәрья башы” һәм балалар өчен язылган китаплары Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. “Язучы билгеле бер чорның улы, билгеле бер чорда яшәгән халыкның уй-фикерләрен үзенеке белән бәйләп, елъязма рәвешендә биреп калдыручы, - диде Әхәт Гаффар. - Анда ни арттыру, ни киметү юк. ХХI гасыр вакыйгалары язылмый калыр, дип кайгырырга да кирәкми. Татар әдәбияты — зур әдәбият. Г.Тукай премиясе - иҗат кешеләре өчен зур омтылыш бүләге генә түгел, ә гаять зур җаваплылык билгесе дә. Туган халкыңның рухи дөньясы, аның бүгенгесе һәм киләчәге алдындагы җаваплылык билгесе. Тукай бүләге иҗатчыга алга барырга омтылыш бирә”. Белешмә: язучы-прозаик, драматург һәм публицист Әхәт Гаффар 1948 елның 23 декабрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туган. Олы Әшнәктәге сигезьеллык һәм Олы Солтан авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1966–1971 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем ала. 1971–1981 елларда Казанда республика көндәлек матбугатларда эшли. Тәҗрибәле журналист булу өстенә Әхәт Гаффар күпсанлы әдәби әсәрләр – хикәяләр, повестьлар, өч роман һәм дистәдән артык пьесалар авторы да.
Мөршидә Кыямова, Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев