Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тукай премиясе дигән нәрсә ул әдәбият кенә түгел, сәясәт тә" - Камил Кәримов

Язучы-сатирик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылары берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби бүләге лауреаты Камил Кәримов «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Ком сәгате» тапшыруының чираттагы кунагы булды.Әңгәмә барышында ул озак еллар «Чаян», «Казан утлары» журналларында хезмәт куйган язучы буларак, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе турында да фикерен белдерде. «Инде 37 ел мин татар язучыларның язган әсәрләрен укыйм. Кемнең ничек язганын беләм. Тукай премиясе дигән нәрсә ул әдәбият кенә түгел, сәясәт тә. Әйтик, читтәге татар язучыларына бирик, дип, без Себер татарына да ул исемне бирдек. 73 яшенә җитте дип Әмирхан Еникига да бирделәр. Ләкин монысыннан бигрәк, йоткан белми, бүлгән белә, диләр. Мин үзем бик күп жюриларда утырган, бәя куеп утырган кеше. Мин Тукай премиясе комиссиясенең хәлен аңлыйм, Ходай Тәгалә аларга сабырлык бирсен», - дип сөйләде ул. Камил Кәримов сүзләренчә, ул киләчәктә дә бу зур бүләккә дәгъва кылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев