Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тукай паркы" проекты өчен архитектор Фирдәвес Ханов Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителде (фото)

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендәге «Тукай паркы» проекты өчен  Россиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы  Фирдәвес Ханов быел Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителде.
  Парк авторының кандидатлар исемлегенә кертелүен сәерсенеп кабул итүчеләр дә булды, җитмәсә Фирдәвес Ханов - Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура идарәсе башлыгы. 24 ел баш архитектор вазифасын алып барган ул. «Дусларымның күбесе, олуг премиягә тәкъдим ителгәнемне белми дә», - ди  Intertat.ru электрон газетасы хәбәрчесенә Түбән Каманың баш архитекторы үзе. «Мәрхүм Бакый Урманче исән вакытта ук башланган проектым иде ул минем, - дип башлап җибәрде сүзен Фирдәвес Ханов. - 1990 еллар башында Габдулла Тукайга һәйкәл куярга урын сайлый башлагач, миндә бөек шагыйрьгә тулы бер парк багышлау идеясе туды. Даһи сынчыбыз: «Менә шушы урынга!» - дип таягы белән төртеп күрсәтте. 1991 елда Тукайга һәйкәл ачтык. Бюстны Бакый ага үзе ясаган иде. (Ул аны Түбән Кама шәһәренә үзе исән чагында бүләк итеп калдырган). Архитектура өлешләрен үзем башкардым. Шул вакыттан бирле һәйкәл тирәсендәге скверны җанландырып, матурлатасым килде. «Их, Тукай белән бәйләнешле парк эшләп булмас микән?!» - дип уйланып йөрдем. 24 еллап шушы проектымны тормышка ашырдым. Ел саен нәрсәдер өсти-өсти, гадилектән катлауландыра-катлауландыра башкардым». Ханов «Тукай паркы» проекты белән 2012 елда Мәскәүдә узган халыкара архитекторлар бәйгесендә  катнашты. 11 илдән 180 архитектор катнашкан  «Россиядәге иң яхшы проект» номинациясендә  җиңү яулады.  Әлеге олы хезмәт «лучшие парки мира» катологын да бизәп тора. «Халык күңелендә матурлыкны тимерчыбык белән түгел, гүзәллек белән тудыралар, – ди бу уңайдан Фирдәвес әфәнде үзе. - Бәхетемә, 2015 елда Татарстанда парк һәм скверлар елы игълан ителгәч, паркны тормышка ашырырга җай чыкты». Россиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы Фирдәвес Ханов проекты буенча,  Түбән Каманың горурлыгы саналган Габдулла Тукай паркы кебек үк, Кама елгасы яр буе, Түбән Каманың үзәк мәчете, Йола тантаналары йорты да сафка басты. Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркын шәһәрнең гүзәл урыннарының берсенә әйләндерү ниятен Фирдәвес Ханов күңелендә озак йөрттем диде. Изге чишмәне төзекләндерү, яр буен танымаслык итеп үзгәртү һәм ямьләндерү буенча проектларны беренче итеп ул әзерләгән. «Тукай паркы»н  Түбән Кама халкы күктән төшкән бәхет итеп кабул иткән. Гадәттә, шәһәрләрдә олы шәхесләргә һәйкәлләр генә куеп «котыла» иделәр. Һәйкәл тирәсе берничек тә ул шәхеснең рухын чагылдырмый. Ә монда Тукаебызга тулы бер һәйкәл комплексы багышлаганнар. Түбән Кама бу җәһәттән өлгерлек күрсәтте. Тукай һәйкәле һәм Тукай паркы белән татар халкының гореф-гадәтләрен, рухи йөзен ача алганнар. «Безнең паркка Тукайны белмәгән кеше аяк атлап кергәч, барысына да төшенә. Сыннар, язучылар хакында мәгълүмат, музыка аңарда татар шагыйре турында күзаллау тудыра. Парктан чыгып киткәндә инде ул Тукайны белеп чыгып китә инде. Ә шагыйрьне яхшы белгәннәрдә горурлык хисе уянмый калмыйдыр», - ди Тукай бүләгенә кандидат. «Горурланып, парк буйларын көн дә урап кайтам. Казан өчен дә берәр нәрсә эшләргә теләгем юк түгел, - дип серләре белән уртаклаша архитектор.  -Үзебезнең халыкка бүләк ул. Адәм баласы, кайсы гына милләттән булуына карамастан, милли асылын барлый, халык авыз иҗаты белән кызыксына. Камал театры артистлары Тукай әсәрләре буенча диск чыгарган иде. Шул шигырьләрне яңгыратканда, халык тукталып тыңлап тора. Яшь аналарны күреп сөенәм, балалалар уйный, яшьләр гәпләшә... Парктан халык өзелми, иң сөендергәне шул».     Фирдәвес Хановның шәһәр үсешенә керткән өлеше гаять зур. Алга таба яңа планнар, яңа эшләр көтелә. Шуларның берсе - яр буе тирәсен төзекләндерүне дәвам итү, ди аның хакында якташлары.

Мөршидә КЫЯМОВА

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев