Татар матбугаты
Тукай Кытайда туганмы?
Шагыйрь Марс Шабаевның “Салда сәяхәт” дигән бик мавыктыргыч китабы бар. Моннан илле ел элек каләмдәш дуслары белән Ык елгасына коючы Мәллә елгасы буйлап – Азнакай районындагы Мәлбагыш авылыннан Мөслим районындагы Мәлләтамак авылына кадәр салда сәяхәт оештырган әдип. Шул сәяхәт турында әлеге китап.
Хезмәттәшебез, каләмдәшебез Риман Гыйлемханов “Истә калганнар” китабын тәкъдим итүгә чакыргач, кылт итеп әдипләребезнең әлеге салда сәяхәте искә төште. Туып үскән табигатебезнең саулыгын кайгыртып (Кама суы күтәртелгән, шул рәвешле кечкенә елга-тугайларга гына түгел, байтак авылларыбызга су астында калу хәвефе янаган вакытлар бу) юлга чыккан Марс Шабаевларга да сәяхәтне оештыру ансат булмагандыр. 71 чакрымлык ара бит. Елганың сай, тирән җирләре, бормалы төшләре бар...
Ә менә журналистларга – Риман Гыйлемханов белән аның юлдашлары Гөлназ Галимҗанова, Рәмилә һәм Альбина Газизуллиналарга изге-зур максат куеп, төрки халыклар хәтереннән Тукайны эзләп, Казакъстанда, Кытайда яшәүче милләттәшләребез һәм башка төрки халыклар белән күрешү-аралашу өчен, җиңел машинада егерме мең чакрым юл узу насыйп булган. Берничә көн элек “Татмедиа” агентлыгында булган матбугат җыелышында китап авторларының берсе – сәяхәтне оештыручы, “Тукай фонды” рәисе, “ВТ” журналисты Риман Гыйлемханов әлеге кырык алты көнлек сәяхәтләрен бәян итте. “Китап язу бер хәл, аны чыгару – үзе бер михнәт, ярый әле Лотфулла Шәфигуллин бар”, – дип “Таттелеком” милли элемтә ширкәтенә рәхмәт укыды ул. Әйтергә генә җиңел: кырык алты тәүлек! Соңрак матбугат җыелышында катнашкан шагыйрь, Тукай бүләге иясе Зиннур Мансуров журналистларыбызның бу гамәлен хаклы рәвештә батырлык дип бәяләде.
Ерак сәфәргә чыгучыларны Җаекта Тукайга бәйле барча биналарның исән-сау булуы гаҗәпләндергән (рәсемдә Җаекта шагыйрьгә куелган һәйкәлне күрәсез). Ә без башкалабызда Тукай гомеренең соңгы көннәре узган, шул заманда иҗат итүче башка зыялыларыбызның да эзе калган “Болгар” кунакханәсен дә саклый алмадык. “Читкәрәк киткән саен Тукай кадерлерәк, күрәсең. Чын татарлар Казанда түгел, бездә, диде Кытайдагы бер танышым. Анда һәр гаиләдә Тукайның кимендә ике-өч шигырен беләләр. Аны байрак итеп яшиләр. Хәтта кайбер балалар, Тукай – Кытайда туып үскән татар шагыйре, дип яза-сөйли. Казакъ, уйгырларның да Тукаебызны белүләре, үз итүләре сөендерде. Кытай балалары өчен чыгарылган җиденче класс дәреслегендә даһиебызның “Эш беткәч уйнарга ярый” дигән шигырь бар”, – дип сөйләде анда Риман абый.
Дөрес, без дә Татарстаныбызда Тукайны онытмыйбыз. “Соңгы алты ел эчендә республикабызда шагыйрь иҗатына кагылышлы һәм әдипнең үз иҗатын колачлаган 35 китап чыкты. Бу китапларның һәммәсе Таткнига.ру сайтында бар. Теләгән һәр кеше бушлай таныша ала”, – дип сөйләде бу уңайдан җыелышта катнашкан Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин. Әмма безнең мөмкинлекләр күпкә зуррак бит. “Мин үз заманында Тукай мирасын өйрәнүче махсус үзәк булдырырга тәкъдим иткән идем, ләкин барып чыкмады. Аны өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Әле безнең “Тукай шәҗәрәсе” дигән китап чыгарасыбыз бар. Бер караганда, Тукай – замандашыбыз. Ярты гомерен XX гасырда яшәгән. Шул ук вакытта бик күп шәхси әйбере югалган. Классигыбызның биш-алты шәхси әйбере генә исән бүген. Нишләп без шундый бөекләребезнең дә кадерен белмибез икән?” – дип аһ орды әнә Зиннур Мансуров.
– Мондый сәяхәткә чыгу өчен бераз ычкынганлык та кирәк. Кем инде егерме мең чакрымлык юлга чыга?! Сәяхәт барышында журналистлар Миркасыйм Госманов, Борһан Шәһиди кебек бөек шәхесләребез турында да мәгълүматлар тупланган, – дип тә зурлады ул сәяхәтчеләребезне. Аның, Тукай ул – милләтебезнең бердәнбер әйдәмәне, дигән фикере белән генә килешәсе килми. Батырша, Мәрҗани, Муса Бигиев, Габдерәшит Ибраһимовлар әйдәмәннәребез түгелмени?! Шушы сүзләремне раслагандай, җыелышта катнашкан икенче бер Тукай бүләге иясе, шагыйрь Газинур Морат Туфан Миңнуллинның, үз дәүләтен җуйган милләтләрнең дәүләте – аның шәхесләре, дигән фикерен искә төшерде. Әйе, Тукай кебек фидакарь шәхесләребез күбрәк булган саен күңел түрендәге дәүләтебез зуррак, колачлырак, гайрәтлерәк булачак. “Мондый сәяхәтнамәләрне халык белергә, укырга, гыйбрәт алырга тиеш”, – дип тәмамлады ул чыгышын.
Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев