Татар матбугаты
Туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча депутатларга мөрәҗәгать әзерләнгән
Милли республикаларны тәкъдим итүче Федерация Советы әгъзаларыннан һәм Дәүләт Думасы депутатларыннан туган телне ата-аналар теләге буенча укытуны күзаллаган закон проектына мөнәсәбәтләрен белдерүне сорыйлар. Ачык мөрәҗәгатьне “Туган телләргә каршы законга – юк!”инициатив төркеме әзерләгән.
- 11 апрельдә Дәүләт Думасына Россия составына кергән республикаларның дәүләт телләрен укучылар һәм ата-аналар теләге белән укыту турында закон проекты кертелде. Закон проектын парламентарийлар Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев керткән.
Гөлнар Гарифуллина, Татар-информ
Фото: minsvyaz.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев