Татар матбугаты
Туган җир сагындыра...
Адәм баласы кайларга гына китеп, нинди генә муллыкта һәм иркенлектә тормыш кичерсә дә, туган җирен сагынып яши. Бигрәк тә гүзәл табигатьле авыллар, бер чорда үскән, яшәгән кешеләр сагындыра.Шуңа да аеруча зур төзелешләр вакытында Казан, Чаллы, Түбән Кама шикелле шәһәрләргә күчеп киткәннәр туксанынчы елларда ук үзләре яшәгән җирдә якташлык җәмгыятьләре төзи башлаганнар.
Алар даими рәвештә күрешүләр оештырып, анда районнан, авыллардан да кунаклар чакыралар, йә булмаса җыелышып, үзләре туган төбәкләренә очрашуларга кайталар.
Спас якташлыгы җәмгыяте дә зур-зур, затлы автобусларга төялеп, данлыклы Шәһри Болгарга кайтып төште. Аларны районның үзәк мәдәният сараенда халык белән шыгрым тулы зал чәкчәкләр, икмәк-тоз белән каршы алды. Тантанада бер кыз баланың “Әссәламегаләйкем” җырын башкарып сәламләве дә ямь өстенә ямь биреп, кунакларны әсәрләндерде.
Район башлыгы Камил Нугаев шундый күркәм очрашуны оештыру эшләрен башлап йөргән якташлык җәмгыяте президенты, чыгышы буенча Иске Рәҗәп авылыннан булган Камил Сәгъдәтшинга рәхмәт белдереп, кунакларны район тормышы, аның икътисадый хәле белән таныштырып үтте.
Соңыннан очрашуга кайткан кунаклар туган якларының ямьле табигатен тасвирлап, хәзерге вакытта район үзәгендә һәм авыл җирләрендә яшәгән халыкның тормышын, эшен-шөгылен чагылдырган эчтәлекле фильм карап хисләнделәр. Җыр-биюләргә бай концерт өлешендә исә Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевнең дә катнашуы кунакларга бик ошады, билгеле. Гомумән, очрашуның тантаналы өлешеннән кунаклар бик канәгать калды. Ә мин болгарлыларның күренекле якташлары белән әңгәмә корып алу җаен эзләдем. Шундый затлы кунакларның берсе – Александр Иванович Трусовның тормыш юлы, мәсәлән, аерым игътибарга лаек.
Ул да үзенең Пичкас авылында туып үсү елларын, республиканың күренекле педагогы, СССР халык укытучысы дәрәҗәсенә җиткән Әҗмәр урта мәктәбе директоры Әнәс ага кулы астында тәрбияләнү чорын олы рәхмәт хисе белән сагынып искә ала. 41 ел гомерен Казанның “Органик синтез” заводында эшләп үткәргән Александр Иванович озак вакытлар генераль директор урынбасары вазыйфаларын башкара. “Авылларны газлаштыру елларында Башкортстаннан ук килеп, полиэтилен торбалар юнәтеп йөрүчеләр арасында нигә минем якташлар да юк икән дип эчем поша иде. Ниһаять, Камил Нугаев район башлыгы булып алгач, газ кертү эшләре җайланып китте”, – дип сөйли ул.
Якташлык җәмгыяте җитәкчесе Камил Сәгъдәтшинның читтә яшәгән спаслылар исемлеген эченә алган дәфтәрендә күренекле затлар аз түгел, билгеле. Хәтта Казан вертолетлар төзү заводы директоры да тамырлары буенча Спас районының Никольск авылыннан икән. Хокук саклау органнарында эшләп чыкканнар һәм хәзерге вакытта анда югары дәрәҗәләрдә эшләүчеләр дә бар.
Очрашуның тантаналы өлешеннән соң кунаклар бөтен дөньяга билгеле Бөек Болгар тыюлыгын манзара кылырга кузгалды. Татарстаныбызның горурлыгы булган Болгарны үз күзләрең белән күрү – зур мәртәбә ул. Соңгы 7-8 ел эчендә аның биниһая күркәм рәвешкә китерелеп төзекләндерелүе дә сөендерә. Сүз дә юк, “Юнеско” канаты астына кертелү – зур дәрәҗә. Шуңа күрә дә аны карарга килүчеләр саны елдан-ел арта. Быел гына да анда 469 мең кеше булып киткән. Әле ел азагына кадәр тагын 50 меңләп килер дип көтәләр. Бер ел эчендә төзелеп өлгергән искиткеч күркәм Ислам академиясе бинасын ачарга Төркия, гарәп, Урта Азия илләреннән дә олы кунаклар килгән иде. Очрашуга кайткан болгарлылар биредәге илаһи гүзәллекне аерым бер горурлык, канәгатьләнү хисләре белән карап йөрде.
Якташлар очрашуы “Болгар” кафесында чәй өстәлләре янында гамьле әңгәмә алып бару шартларында тәмамланды. Биредә К.Нугаев үзләренең туган районнарына төрле яклап ярдәм күрсәткән якташларга рәхмәт белдереп, мондый очрашуларны алга таба да дәвам итәргә чакырды. Дөресен әйтергә кирәк, Шәһри Болгарны тагын да үстерүгә, ямьлерәк итүгә инде хәзер республикабыз гына түгел, бөтен ил ярдәм итәр, Аллаһы боерса. Әмма районның яртысыннан артык халкы яшәгән авылларга да ярдәм бик кирәк.
Туган авылыннан читтә эшмәкәрлек белән уңышлы шөгыльләнгән якташларга үзләренең кече ватаннарында җитештерү нокталары ачып, авылдашларына акчалы эш урыннары тәкъдим итү дә бик мәгъкуль булыр иде. Болгар яклары бу яктан да үрнәк булсын иде.
Шәһит Гатауллин, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев