Татар матбугаты
Туфан Миңнуллин истәлегенә Бөтенроссия драматурглар семинары уздырылачак
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үзе яшәгән Кече Битаман авылында Бөтенроссия драматурглар семинары уздыра. Семинар 22-23 июльдә үтә. “Ашыт елгасы буенда, Мари урманнары башланып киткән җирдә бик матур урында – табигать кочагында уздырабыз”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Данил Салихов.
Драматурглар семинары күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә аның исемен йөртәчәк, ягъни, Туфан Миңнуллин исемендәге I Россия күләмендә драматурглар семинары дип аталачак.
Данил Салихов Ашыт буенда Туфан Миңнуллин эзләрен калганлыгын ассызыклады: “Биектау районының Кече Битаман авылына сигез-тугыз ел элек килеп урнашкан идем. Көннәрдән бер көнне минем янга Туфан Миңнуллин кунакка килеп, авылны бик ошатып: “Данил, монда әле казылмаган әдәби байлыклар ята икән, монда язасы да язасы әле”, - дигән иде. Табигатен бик яратып: “Ихатаңның бер почмагына миңа да йорт салыйк әле”, - дип сорады. Тик, мәрхүм, ул йортта күп була алмады, ике-өч тапкыр гына. Ул 1 майда килергә тиеш иде, 2 майда китеп барды. Туфан абый истәлегенә мин бу эшне тормышка ашырырга тиешмен. Бу аның эзе калган җир”, - диде Данил Салихов. Семинар шушы ихатада – ачык һавада эшләячәк.
Семинар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Биектау муниципаль районы ярдәме белән оештырыла.
“Шушы авылда балалар язучысы, драматург Рафис Корбан яши, шушы авылдан 2 км.да язучы Зиннур Хөснияр туган, Чыршы авылы яныннан үтәбез, анда танылган драматургыбыз, язучы Рабит Батулла яшәп ята”, - дип бу якларның драматурглар җире булуына басым ясады Татарстан Язучылар берлеге рәисе.
Россия күләмендәге семинарда кырыклап кеше – драматурглар һәм режиссерлар катнашачак.
Семинар ике елга бер мәртәбә үткәрелер дип планлаштырыла.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев