Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Новгород өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтарияте "Минем шәҗәрәм" һәм "Минем авылым" исемле иҗади бәйгеләр игълан итте

Түбән Новгород өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтарияте, төбәкнең “Туган як” татар газетасы һәм “Сельские вести” (“Авылым хәбәрләре”) газетасы редакцияләре белән берлектә, өченче тапкыр “Минем шәҗәрәм” һәм “Минем авылым” исемле иҗади бәйгеләр игълан итте. Әлеге бәйгеләр өлкәдә “Минем Ватаным” мәдәни-агарту чарасы кысаларында оештырыла. Бәйгедә катнашучыларга үз гаиләләренең шәҗәрәсе һәм үз авыллары турында кызыклы язмалар әзерләргә тәкъдим ителә. Бәйгегә эшләрне редакцияләр 20 апрельгә кадәр кабул итәчәк. Иң яхшы иҗади эшләр татар милли-мәдәни мохтариятенең рәсми сайтында, “Нижгар татарлары” журналында һәм “Туган як” газетасында басылып чыгачак. “Минем Ватаным” бәйрәменең бәйгеләренә нәтиҗә быел 19 майда өлкәнең Уразавыл авылы Мәдәният йортында ясалачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев