Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Кама театрында Туфан Миңнуллинның "Нәзер" пьесасы буенча спектакль куелды

Тирә-якта снарядлар шартлаганда, ике егет нәзер әйтә – шушы сугыш мәшһәреннән исән-сау кайта алсак, бер атнага хатыннарны алмашып торыр идек, диләр. Туфан Миңнуллинның “Нәзер” пьесасы буенча Түбән Кама театрында куелган спектакль шушы эпизод белән башлана һәм сугыштан соңгы елларда дәвам итә. Бүген спектакльне “Татар-информ” онлайн трансляцияләде. Спектакльне сәхнәгә тетарның баш режиссеры Рөстәм Галиев куйган. Инде алты ел репертуарда булган бу спектакльне театрның Казанга беренче генә алып килүе түгел. Килгән саен спектакль шыгрым тулы залларда уйнала. “Безнең спектакльләргә бер килгән тамашачы икенче тапкыр да килә, чөнки без тамашачыны алдамыйбыз, без бит Туфан абый исемен йөрткән театр” - ди Рөстәм Галиев. Ул: “Туфан абый исеменә киләләр”, – дип тә өсти. “Нәзер” – авторның соңгы елларда язган пьесасы. “Туфан абый пьесаларын башта миңа укыта иде. Без аның белән бәхәсләшә дә идек, төзәтмәләр дә кертә идем, кайчакта ул аларны кабул итә иде”, - дип дәвам итә Рөстәм Галиев. Сюжет болайрак дәвам итә: Хисмәтулла, госпитальләрдә ятып, “контуженный” булса да, исән-имин авылга кайта. Шактый вакыттан немец әсирлеге һәм әсирлектән соң совет төрмәләре ачысын кичеп, Хикмәтулла да кайта. Нәзер онытылды да кебек. Яшиләр. Хисмәтулла белән Маһирә балалар үстерә. Икенче гаиләнең генә бәхете булмый – Хикмәтулла өчен тормышның яме калмаган, янында ире була торып, Заһирә дә ялгызлыктан газаплана. Көннәрдән бер көнне Хисмәтулла аяктан егылы – “Нәзере тота”, - ди күремчеләр. Хатыны тиз арада хәлне төзәтергә керешә – әйткәнсез икән, эшләргә кирәк. Бер атнага хатыннар алышына... “Мондый хәлнең булуы мөмкинме тормышта?” – дип сорыйм Тинчурин театры артисты, Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәновтан: “Мөмкин, - ди. – Тормышта моннан да болайрак хәлләр була”. “Сугыш аркасында гына бу. Безнең халык үзе мондый хәлгә бармас иде, - ди тамашачы Рәшит абый Габдрахманов. – Әнә бит, ике яшь егет яшьлекләрен сугышта калдырганнар, әсирлеккә эләккәне бөтенләй бозылып кайткан. Татар авылларында 30-40 ел элек аракы дигән әйбер, тәмәке тарту юк иде ул. Мин үзем дә авылдан чыккан кеше. Мари Эл Республикасындагы безнең авылда бер исерек булмады. Халык матур яши иде. Ә хәзер барысы да бар. Әмма монда күрсәтелгәне татар авылында булмас. Туфан абый тормышта яхшылык калмавын фаш иткән”. Сюжет дәвам итә. Хисмәтулла аякка баса, ә Хикмәтулла атна үтәр-үтмәс китеп югала. Заһирәнең хыялы тормышка аша – ул балага уза. Чая Маһирә, гадел итеп, бу "өчлек"нең урыннарын билгели - Хисмәтулла аларның икесен дә ташламый. Рольләрдә - Физалия Гыйниятуллина, Рафил Зәйнуллин, Юрий Павлов, Гүзәл Шәмәрданова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев