Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР югары уку йортларында тел һәм әдәбият белеме юнәлешендә бюджет урыннары 46% кимегән

Татарстан югары уку йортларында белгечлек алырга теләүчеләр өчен барлыгы 1247 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Магистратурада исә 5252 кеше акча түләмичә генә укый алачак. Бакалавриатка 9307 бюджет урыны каралган. Бу хакта кичә Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте. Журналистлар белән очрашу югары уку йортларына абитуриентларны кабул итү кампаниясе башлануга багышланган иде. “Соңгы елларда бюджет урыннары белгечлекләргә күбрәк бирелә. Шуның хисабына, бакалавриат программасы буенча белем алучылар өчен түләүсез урыннар акрын гына кими”, - диде Андрей Поминов. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, мәгълүмати куркынычсызлык юнәлешендә бюджет урыннары - 30 процентка, химиядә - 16 процентка, электроника, радиоэлектроника һәм системалар юнәлешендә - 6 процентка, җир турында фәннәргә - 8 процентка арткан. Тел белеме һәм әдәбият белеме юнәлешендә бюджет урыннары 46 процентка кимүе күзәтелә. Моннан тыш, техника һәм төзелеш технологияләре өлкәсендә - 29 процентка, сервис һәм туризм юнәлешендә - 22 процентка, архитектурага - 21 процентка, юриспруденциягә - 19 процентка, икътисад һәм идарәгә - 8 процентка бюджет урыннары быел азрак каралган. Сәнәгать экологиясе һәм биотехнологияләр, сәламәтлек турында фән һәм профилактик медицина, атом төш энергетикасы һәм технологияләр, сәхнә сәнгате һәм әдәби иҗат юнәлешләрендә бюджет урыннары узган елгы күләмдә сакланып калган.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев