Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР сукырлар өчен махсуслаштырылган китапханәсендә татар телендә Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы нәшер ителгән

Бу хакта китапханәдән хәбәр итәләр. Начар күргән кешеләр өчен китап ике төрле форматта ясалган: рельеф-нокталы Брайль шрифтында һәм аудиоязма формасында. Шушы ук басма рус телендә бераз алдарак дөнья күрде һәм кыска вакыт эчендә китап күзләре начар күргән кешеләр арасында зур ихтыяҗ уятты. Гүзәл Яхинаның татар һәм рус телендәге аудиоязма китаплары начар күрүчеләр өчен эшләнгән “Логос” online-ресурсында урнаштырылган. Биредә аудиоязманы россиялеләр дә, чит илдә яшәүчеләр дә тыңлый ала. Китапханә әлеге проектны Татарстан Республикасында дәүләт телләрен үстерү программасында катнашып тормышка ашырган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев