Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Президенты губернаторларның илкүләм рейтингында позициясен ныгытты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов май-июнь нәтиҗәләре буенча, губернаторларның ил рейтингында беренче төркемдә җиденче баскычны яулады. Март-апрель рейтингында республика лидеры сигезенче баскычта иде. Рейтингны Белгород өлкәсе губернаторы Евгений Савченко җитәкли, икенче баскычта - Ямал-Ненецк автономияле округы башлыгы Дмитрий Кобылкин. Лидерлар өчлеген Мәскәү мэры Сергей Собянин йомгаклый. Тикшеренү “Рейтинг” мәгълүмат коммуникацияләре үзәге тарафыннан әзерләнгән. Илкүләм рейтинг нәтиҗәләре читтән торып анкета тутыру, экспертларны читтән торып һәм турыдан-туры сораштыру нәтиҗәсендә ачыкланган.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев