Татар матбугаты
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә Болгариядән кино төшерүче иҗат төркеме килде
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә Болгариядән “Доли Медия Студио” дип исемләнгән кино төшерүче иҗат төркеме килде. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан мөфтиеннән хәзерге Татарстанда диннәр арасында толерантлык, ислам динендәге толерантлык турында сорадылар. Камил хәзрәт халыкара дәрәҗәдәге югары ислам уку йорты буларак Болгар ислам академиясенең әһәмияте һәм мөмкинлекләре турында сөйләде.
Кунаклар Татарстанда кино төшерүдән алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Шунысы гаҗәп: телевизион төркем режиссеры Константин Буров бүләк иткән борынгы сувенир алфавит хәзерге иске татар алфавиты белән охшаш булып чыкты. “Тамырлар бер – Аспарух һәм Котраг Кубрат ханның уллары”, – дип елмайды мөфти. Болгария иҗат төркеме республикабыз мөфтиенә кызыклы интервью һәм эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәтләрен җиткерде.
- Кино төшерүче төркем София шәһәреннән Казанга «Между крестом и полумесяцем» документаль фильмын әзерләү максатыннан килгән. Проект Милли кино – Болгария Республикасы Мәдәният министрлыгы үзәге ярдәмендә тормышка ашырыла.

Татар-информ
Фото: dumrt.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев