Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Милли китапханәсендә "Тынычлык һәм игелек юлыннан" дип аталган күргәзмә эшли

Сентябрь ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Тынычлык һәм игелек юлыннан» дип аталган күргәзмә эшли. Ул һәр елның 3 нче сентябрендә билгеләнеп үтүче Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган. Террорчылык – хәзерге замандагы иң дәһшәтле, канкойгыч социаль күренешләрнең берсе. Явызлыкка юл куймау – дөнья җәмәгатьчелеге каршындагы иң зур һәм катлаулы бурычларның берсе. Россиядә террорчылык актларын булдырмас өчен эшлекле һәм төгәл карарлар кабул ителә. Экспозициягә куелган китаплар һәм журналлар террорчылык һәм экстремизм турында тулы аңлатма бирә, террорчылыкның төрләрен ачыклый. Китап авторлары терроризмның дәүләтне һәм җәмгыятьне җимерүче иң зур җинаять булуына басым ясыйлар, террорчылык гамәлләренә бәя бирәләр. Экстремистлар кешеләрне милләтләре, расалары, диннәре буенча төркемнәргә бүлеп карыйлар. Террорчыларны бик еш мөселманнар белән бәйләргә, аларны гаепләргә тырышалар. Күргәзмәдә ислам диненең кешеләргә зыян китерүгә, рәнҗетүгә каршы икәнлеген дәлилләүче китаплар да бар. Татарстан җирендә күп еллар дәвамында төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Үзара аңлашу, бер-береңнең гореф-гадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт –  республикабыздагы тынычлыкның нигезе булуын экспозициядәге материаллар тагын бер кат раслый. Күргәзмә битараф булмаска өнди. Җаваплылык һәм саклык күрсәтү – һәр кеше алдында торган бурыч. Уяу һәм сак булыйк!    
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев