Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Милли китапханәсендә танылган язучы Газиз Кашаповны искә алу кичәсе узачак

5 сентябрь көнне Татарстан Милли китапханәсенең Татар һәм туган як әдәбияты бүлегендә танылган язучы Газиз Кашаповны (1942-1991) искә алу кичәсе була, дип хәбәр итә чараны оештыручылар. Газиз Салих улы Кашапов Аксубай районы Түбән Үзи авылында туган. Ул "Сәмүм җиле", "Җир җылысы" повестьлары, төзүчеләргә багышланган "Язмышка ышан" һәм шагыйрь Хәсән Туфан хакындагы "Киек каз юлы" романнары авторы.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев