Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Милли китапханәсендә шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу узачак

21 мартта Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, журналист Шәмсия Җиһангирова белән очрашу була. Бу турыда Милли китапханә хәбәр итә. "Шәмсия Җиһангирова шигырьләрен яратып укучы кешеләр бик күп. Шагыйрәнең беренче китаплары ук укучылар тарафыннан җылы кабул ителде, композиторлар аның шигырьләренә бик матур җырлар яздылар. Танылган җырчы Габделфәт Сафин башкаруындагы «Ак күлмәгем» җыры инде ничә еллар сәхнәдән, экраннардан һәм радиоэфирлар аша яңгырый. Аның проза әсәрләре дә китап сөючеләр күңелен яулап алды", диелгән әлеге хәбәрдә. Шәмсия Җиһангирова хәзерге вакытта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәре, "Болгар" радиосында "Яшәү яме" дигән популяр тапшыруны алып баручы булып эшли. "Гомерләр үтмәгән" очрашу кичәсендә Шәмсия Җиһангирова үзенең шигырьләрен укыячак. Шулай ук шагыйрәнең иҗатташ дуслары, якыннары да катнашыр һәм чыгыш ясар дип көтелә. Башлана: 17:00 сәгатьтә.
Татар-информ
Фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев