Татар матбугаты
"ТР Кызыл китабының өченче томын чыгару - бөтен республикада яшәүчеләр өчен әһәмиятле вакыйга" - Алмас Нәзиров (әңгәмә)
Татарстанда “Кызыл китап”ның өченче редакциясе дөнья күрде. Анда нинди сирәк хайваннар һәм үсемлекләр кергән, ә ниндиләре, киресенчә, юкка чыгучылар рәтеннән алынган? Әлеге сорауларга җавапларны республиканың урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров белән интервьюдан белерсез.
– Алмас Әминович, Кызыл китапның өченче басмасы турында тулырак сөйләсәгез иде.
– Татарстан Республикасы Кызыл китабының өченче томын чыгару – урманчылык тармагында эшләүчеләргә генә түгел, ә бөтен республикада яшәүчеләр өчен әһәмиятле вакыйга. Уникаль басма ун елга бер генә бастырыла. Кызыл китап рәсми документ. Ул үз эченә хайван һәм үсемлек дөньясы объеклары турында мәгълүматларны ала. Шулай ук анда аларны саклау һәм арттыру ысуллары да күрсәтелгән. Кызыл китапка кертелгән хайван һәм үсемлек дөньясы объектлары аерым саклауга мохтаҗ. Кызыл китапның төбәкләрдә чыгарылуы, сирәк төр табигый популяцияләрнең ил территориясендә төрлечә таралуына бәйле. Кызыл китапның үзенчәлеге һәм өстенлеге – сирәк очраган һәм югала барган төрләрнең таралышын җентекләп тасвирлау.
– Беренче китап кайчан дөнья күрде?
– 1995 елда Татарстан, төбәкләр арасында беренчеләрдән булып, Кызыл китапның беренче томын бастырды. Субъектларның Кызыл китабын Россия Кызыл китабы кебек үк 10 елга бер тапкыр гына чыгаралар. Шул рәвешле, 2006 елда икенче басма дөнья күрде, ә 2016 да – өченчесе. Соңгы Кызыл китапның редакциясе өстендә бик күп галимнәр эшләде. Шулай ук Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре, Казан федераль университеты белән Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемасы институтының профессорлары һәм хезмәткәрләре көч кертте. Җентекле һәм авыр 10 еллык эшнең нәтиҗәсе буларак Кызыл китапның өченче томы дөнья күрде. Ул кызыклы, актуаль, шул ук вакытта фәнни даирә белән беррәттән киң аудитория өчен дә файдалы, аңлаешлы килеп чыккан. Анда сирәк төрләрнең саны артуны чикләүче факторлар, аларның экологиясе һәм биологиясе буенча мәгълүмат, саклап калу буенча киңәшләр китерелгән. Китапның кушымтасындагы исемлектә үсемлек, хайван һәм гөмбә объектлары Кызыл китапка кертелмәсә дә, аларның да табигатьтәге хәлләре аеруча игътибарга лаек. Кушымтада сирәк очрый торган төрләрне саклау буенча норматив-хокукый актлар да язылган.
– Кызыл китапка көрән аюның кертелүе көтелмәгән хәл. Ул да Татарстанда сирәк төрме?
– Көрән аю урман һәм урман-дала зонасының типик вәкиле. Үткән заманнарда ул Евразия, Төньяк Америка урман, урман-дала һәм дала зоналарында, Төньяк Африка тауларында булган. Кеше йогынтысы аркасында аларның ареалы бик кимегән. Хәзерге вакытта Евразиянең Белоруссия һәм Камчаткага кадәр булган тоташ массивларында, урыны-урыны белән Европаның көнбатыш һәм көнчыгыш тауларында, Кавказда, Тянь-Шаньда, Памирда, Төньяк Монголия һәм Төньяк Кытайда очрый. XIX йөздә Казан губернасында аю иң эре урман массивларында яшәгән, ә XX гасырдан төньяк-көнчыгыштагы урманнарда гына. Узган гасыр уртасына Югары Ослан, Тәтеш, Биектау һәм Яшел Үзән районнарында алар белән очрашуның аерым очраклары теркәлгән. 80нче еллардан Татарстанда аюларның саны һәм яшәү ареалы үсә. Аю республиканың төньяк районнарында һәрвакыт яши. Әмма Кайбыч, Тәтеш, Алексеевск, Нурлат, Минзәлә районнарында да алар сирәк кенә булса да очраган, хәттә ки бу җирлекләрдә нәни аюлар туу очрагы да бар. Дәүләт ау хуҗалыгы реестры буенча, республикада 90 көрән аю яши. 2014 елда Сирәк һәм югалу куркынычы булган төрләр комиссиясе киңәшмәсендә аю 3нче категориядән (“Сирәк, саны һәм таралуы аз санда булу сәбәпле зәгыйфь, ареал чигендә”) 4нче категориягә (“Статусы буенча билгесез төр, өстәмә тикшерү тәлап итә”) күчерелде.
– Яңа басмада Татарстанда саклауга мохтаҗ сирәк төрләрнең саны кимегән. Ә нинди хайваннар сирәк очраучылардан хәзер югалып баручылар рәтенә күчте?
– Татарстан Кызыл китабының яңа басмасына безнең җирлектә булган 612 сирәк һәм югалу куркынычы булган үсемлек, хайван һәм гөмбә төрләре кертелде. Соңгы 10 елда саннары кимү сәбәпле 70 кә якын яңа төр хайван, үсемлек һәм гөмбә төрләре язылды. Мәсәлән, 2013 елда Кызыл китапка саны аз һәм таралуы сирәк булу сәбәпле чөгә балыгын (стерлядь) кертү турындагы карар кабул ителде. Шулай ук 2015 елдан, саннары кимү сәбәпле, - ак куян белән соры кыр казы да сирәк һәм сакланучы төрләр рәтендә. Элегрәк аларны ауларга ярый иде.
Татарстан акваториясендә чөгә балыгы популяциясе кимүнең сәбәбе – табигый уылдык салу урыннары азаю, ләмләнү һәм пычрану, Куйбышев һәм Түбән Кама су саклагычларына караган экосистемаларда тәртип бозылу. 1980-1990 елларда чөгә балыгын максималь тоту 40,5 тоннаны тәшкил иткән. Соңрак бу балыкны тоту күләме сизелерлек кимегән һәм 2010 елда бу сан 1,3 тонна гына булган. Хәзерге вакытта Урта Идел һәм Түбән Камада, шулай ук республика җирлегендә урнашкан сусаклагычларда аларның максималь саны саклана. Иң күбе алар Идел-Кама, Кама һәм Куйбышев сусаклагычына кергән Каманың киң урыннарында очрый. Сулыкларның түбәндә урнашкан киң урыннарында да бар, биредә алар үрчеми, бары йөзә генә. Түбән Кама сусаклагычында, аеруча аның киң урыннарында һәм елгалар кушылган участокларда, чөгә балыгы яши.
– Ә ак куян, соры кыр казы хәзер Татарстанда югалу куркынычы астында торамы?
– Элек ак куян республикада киң таралган иде, ләкин 40 ел эчендә алар кинәт кимеде һәм 2015 елга 70 меңнән 7 меңгә калды. Сан ягыннан кимү сәбәбе - азык һәм саклану шартлары начараюга китергән табигый биотопның бозылуы һәм браконьерлык.
Соры кыр казына килгәндә, ул XIX гасырда Идел-Кама төбәгенең гадәти казы иде. Шуннан соң орнитологлар, аучыларның табышы буларак кына түгел, ә яшәгән җирлекләрендә дә соры казның өзлексез кимүенә тап булды. Казларның төп яшәү урыннары Кама, Иж, Агыйдел, Ык елгалары иде. 70-80нче елларда Куйбышев сусаклагычының (Спас районы) сул як ярында, шулай ук Түбән Кама сусаклагычында (Минзәлә районы) алар күпләп оялаган иде. Түбән Кама сусаклагычында суның күләме арткач, 2003 елда аларның яшәү урыннары 1,5 метрга су астында калды. Шушы вакыттан соры казны үрчү чорында очратмаганнар, ә башка җиргә очып китүләре республика буенча сирәк күзәтелгән.
– Республиканың кайсы районнарында Кызыл китапка кергән җәнлекләрне ешрак очратырга мөмкин?
– Бу яктан Татарстанның Яшел Үзән районы беренчеләр рәтендә. Анда Татарстанның Кызыл китабына кергән 250гә якын сирәк һәм югалу куркынычы астында булган төр җәнлекләр, үсемлекләр һәм гөмбәләр бар. Яшел Үзән районында республикадагы иң зур биокүптөрлелек исемлеге - 1761 төр күптамырлы җир үсемлекләре һәм җәнлекләр теркәлгән. Әлеге күптөрлелек районның Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының Раифа өлеше һәм төбәк дәрәҗәсендәге “Зөя” дәүләт табигый тыюлыгы белән чиктәш булуына бәйле. Идел-Кама тыюлыгы әйләнә-тирәсенең 93 проценты урман: 250-300 яшьлек нарат, юкә һәм имәннәр Россиянең Европа өлешендә иң картлардан санала. Нәкъ тә шуңа күрә анда биологик күптөрлелек дәрәҗәсе югары. Биредә 2 меңнән артык төр үсемлек билгеле, шуларның 129ы Татарстанның Кызыл китабына кертелгән, 4 төре – Россиянең Кызыл китабына. Тыюлыкта 3,5 меңгә якын төр җәнлек яши, шуларның 130ы Татарстанның Кызыл китабында урын алган, 29 төре – Россиянең Кызыл китабында.
Хәзер Татарстанның табигый тыюлык фонды барлыгы 168,86 мең гектар мәйданда 174 аеруча саклана торган табигый тирәлекне үз эченә ала. Бу республика мәйданының 2,49 проценты дигән сүз. Аларның сирәк төрләрне саклау буенча әһәмиятлеген бәяләү җиңел түгел. Соңгы ун елда берничә төрнең артуы күзәтелде. Мәсәлән, әрлән-аккойрык (“Чиста болын”, “Кичке-Таң”, “Спас” тыюлыклары), аккош-ысылдавык (“Кичке-Таң” тыюлыгы), соры торна (“Кичке-Таң” тыюлыгы), Европа байбагы (“Чатыр-Тау”, “Дала”, “Чиста болын” тыюлыклары), язгы утчәчәк (“Чатыр-Тау”, “Дала”, “Владимир сөзәклеге” тыюлыклары, “Клыков сөзәклеге” һәм “Эстачин сөзәклеге” табигый һәйкәле), иң матур кылган, рус күк чәчәге, эре чәчәклек саран (“Коржинский сөзәклеге”), бөгелүче шалфей (“Урдалы-Тау” табигый һәйкәле), себер пихтасы (“Порфирьев пихтарнигы” табигый һәйкәле) һәм башка күп төрләр.
– Татарстанда соңгы тапкыр Кызыл китапка кергән җәнлек һәм үсемлекләрнең юкка чыгу очрагы кайчан теркәлде? Елдан-ел мондый табигать саклау җинаятьләре саны артамы?
– Статистика буенча, Татарстанда табигать саклау җинаятьләре арта. Дәүләт табигать тыюлыгы инспекторлары тарафыннан 2016 елда табигый тыюлык фондлары объектларында шундый 1035 җинаять очрагы теркәлгән, шуларның 426сы – тыюлык әйләнәсенә керү һәм туктау, 43 очрак балык тоту кагыйдәләрен бозу һәм башкалар. Табигать саклау законнарын бозу, сирәк төр флора һәм фауна юкка чыгу, күп очракта төзелеш һәм монтаж эшләрен башкарганда килеп чыга. 2016 елда “Казан-Арена” футбол стадионы янында - Казансу елгасының уң як ярында барган автопарковка төзелеше вакытында республиканың Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы булган үсемлекләрнең кимүе күзәтелде.
Кызыл китапка кертелгән төр үсемлекләргә зыян салынган чыгым исәп-хисабы Татарстанның урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан әзерләнеп, “Казан-Арена” стадионы каршында автопарковка төзүче оешманың проект сметасында каралган җыелма хисабына кертү өчен, республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына җибәрелгән.
– Бу китаптагы үсемлекләр һәм хайваннар атамалары ничек тупланды, һәр үсемлек һәм хайванның да атамасы бармы?
– Әлбәттә, бу эшне башкаруы җиңел түгел. Татарстан Республикасы Кызыл китабын төзү өчен нигез итеп алынган материал күпьеллык тикшерүләр нәтиҗәсендә тупланды. 10 ел дәвамында сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы янаган, Татарстан территориясендә яшәүче кыргый хайваннарның һәм кыргый үсүче үсемлекләрнең, гөмбәләрнең, аларның төрләренең, популяцияләренең торышы турында мәгълүмат тупланды, ТР Кызыл китабын алып бару мәсьәләләренә кагылышлы норматив-хокукый база өзлексез рәвештә камилләштерелеп торды. 2010 елдан башлап 2016 елга кадәр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре һәм Кызыл китапларга кертелгән сирәк очраучы һәм югала баручы үсемлек, хайван һәм гөмбә төрләренең таралышын һәм күләмен бәяләү буенча фәнни очеркларның авторлары тарафыннан зур эш башкарылды. Шушы нигездә алынган нәтиҗәләр Сирәк очраучы һәм югалу куркынычы астында торучы хайван, үсемлек һәм гөмбә төрләре буенча даими комиссия утырышларында карап тикшерелде. Нәтиҗәдә сирәк очраучы һәр флора һәм фауна төре буенча белешмәләрне актуальләштерү турында карарлар кабул ителде һәм расланды.
Төбәктәге Кызыл китапларның үзенчәлеге дә, өстенлеге дә шунда. Аларда сирәк очрый торган һәм югалу куркынычы янаган төрләргә җентекле тасвирлама бирелә, саклауга мохтаҗ булган күпчелек төрләре ачыклана. Моңа өстәп, китапка бирелгән кушымтада ТР Кызыл китабына кертелмәгән, әмма үзләренең табигый тирәлегенә карата махсус игътибар таләп итүче үсемлек, хайван һәм гөмбә объектларының исемлекләре дә китерелә.
– Кайсы үсемлек һәм хайваннарның Кызыл китапка кертелүе, аларның азаюы Татарстан өчен зур югалту булырга мөмкин?
– Саны азаю һәм аз таралышы аркасында чөгә балыгын 2013 елда ТР Кызыл китабына кертү карары чыгарылды. Шулай ук 2015 елда элек аучылык фаунасы төрләренә караган ак куян белән соры каз да саннары азаю сәбәпле махсус якланучылар рәтенә өстәлделәр. Табигый уылдык чәчү урыннарының кыскартылуы һәм җитешмәве, ләм белән каплануы һәм, гомумән, суның пычрануы аркасында Татарстан акваториясендә чөгә балыгы популяцияләренә тискәре йогынты ясалды.
Яңа чыккан Кызыл китапка Татарстан территориясендә яшәүче, сирәк очрый торган һәм югалу куркынычы янаган 614 төр кертелде, аларның 70е РФ Кызыл китабына кертелгән. Соңгы ун ел эчендә мондый төрләргә карата алып барылган күзәтү-тикшеренү эшләре нигезендә аларның популяция торышы, таралышы һәм сан күрсәткечләренә йогынты ясый торган фактлар турында белешмәләр яңартылды. Шулай ук Кызыл китапка республика территориясендә беренче мәртәбә ачыкланган 10нан артык төр кертелде. Шул ук вакытта күп еллардан бирле гамәлгә ашырылучы яклау чаралары ТР Кызыл китабына кертелгән кайбер флора һәм фауна төрләре санының тотрыклы рәвештә тереклек итү һәм популяцияләренең алга таба үсеше өчен иминлекле булган дәрәҗәгә кадәр артуына китерде. Шуңа бәйле рәвештә, яңа популяцияләре ачыклану сәбәпле, Кызыл китаптан 140 тирәсе хайван, үсемлек һәм гөмбә төре чыгарылды.
– Кызыл китап төзелгәннән соң бу үсемлек-хайваннарның саклануы өчен нинди шартлар тудырылачак?
– Кызыл китап – рәсми китап булып тора. Анда аталган хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында белешмәләр генә түгел, ә аларны саклау һәм торгызу буенча кирәкле чаралар турында да мәгълүматлар тупланды. Татарстан Республикасы Кызыл китабын алып баруны тәэмин итү өчен даими рәвештә гамәлдә булган Сирәк һәм юкка чыгу куркынычы янаган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр буенча комиссия төзелде. Бу комиссиянең составына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә расланды һәм Татарстанның фәнни элитасындагы галимнәр төркеме, шулай ук табигатьне саклау буенча дәүләт ведомстволары вәкилләре керде. Комиссия теге яки бу төрне Кызыл китапка кертү (аннан чыгару) буенча мәсьәләләрне карап тикшерә, шулай ук тиешле карарлар кабул итә.
Әлбәттә инде, табигый комплексларны, ландшафтларны һәм биологик төрлелекне саклау һәм торгызу өчен оптималь шартларны иң беренче чиратта алар саклана торган территорияләрдә тәэмин итү зарур. Татарстанда төрле дәрәҗәдәге 174 махсус сакланучы табигый территория бар. 169 шундый территория төбәк әһәмиятендә. Махсус сакланучы табигый территорияләрнең сирәк төрләрне саклаудагы әһәмиятен бәяләп бетереп булмый. Узган дистә елда гына да ак койрыклы диңгез бөркете, ысылдавык аккош, соры торна, Европа байбагы, язгы утчәчәк, урыс күкчәчәге, себер ак чыршысы кебек күп кенә төрләрнең тыюлыклардагы саны артты.
Әңгәмәдәш – Айгөл МОТЫЙГУЛЛИНА
Чыганак: http://intertat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев