Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР дәүләтчелеге тарихы музеенда "Татар мәдәнияте коды: беренче татар театрына 110 ел" күргәзмәсе ачылачак

3 ноябрьдә "Казан Кремле" музей-тыюлыгында урнашкан Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда "Татар мәдәнияте коды: беренче татар театрына 110 ел" күргәзмәсе ачыла. Бу хакта музей-тыюлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмә беренче профессиональ театрга нигез салыну һәм үсешен күзалларга ярдәм итә, 110 еллык тарихында татар театры миллионлаган тамашачылар, төрле буын вәкилләре, милләтләр һәм конфессияләр мәхәббәтен яулаган, Татарстан һәм бөтен төрки дөньяның мөһим мәдәни символы һәм республика халык мирасы булган.

Экспозициядә уникаль архив документлары, спектакльләр афишалары, буклетлар һәм программалар, костюмнар һәм декорацияләр сызымнары, фотографияләр, газеталар һәм журналлар, Сәхибҗамал Гыйззатуллина-Волжская, Фатыйма Ильская, Кәрим Тинчурин, Хәлил һ.б. шәхси әйберләре куелачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев