Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Матбугат көне белән котлавы

Республика  массакүләм мәгъ­лүмат чараларының хөр­мәтле ветераннары һәм хезмәт­кәрләре! Сез­не Татарстан Республикасы Мат­­бугат көне белән чын кү­ңелдән тәбрик итәм. Бүген тормышны мәгълүмат алмашудан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Матбугат һәм электрон басмалар, радио һәм телевидение, спутник аша һәм мобиль элемтә безгә мө­һим эшләр­дән хәбәрдар булу мөм­кинлеген бирә, дөньякүләм, илебез һәм республикабыз эчен­дәге актуаль вакыйгалар белән даими таныштырып тора. Татарстан массакүләм коммуникация чаралары граждан җәм­гыятенең мөһим институтына, тоткарлыксыз мәгълүмат чыганагына, киңәшчегә һәм республикада бара торган вакыйга­лар­ның хәбәрчесенә әверелде. Күп оч­ракта җирле матбугат чаралары халыкның гозерен ха­ки­мияткә җит­керергә ярдәм ит­сә, дәүләт ха­кимияте һәм идарә­се органнарын гади халыкка якынайта, алар­ны борчыган мәсьә­ләләрне күрергә һәм ти­рәнрәк аңларга булыша. Көнүзәк мәсьә­ләләрнең тизрәк хәл ителеше күп очракта хакимият структуралары белән җирле масс-медианың конс­труктив эшенә бәйле була. Күпсанлы басмалар, телерадиоканаллар, үз йөзен булдырып һәм үз фикерен чагылдырып, татарстанлыларны борчый торган иң кискен темаларны яктырта торган бердәм мәгълүмат кыры хасил итәләр. Һәр көн һәм һәр сәгать саен сез зур күләмле һәм нәтиҗәле эшләр башкарасыз. Бүген республикабыз журналистларын һөнәри бәйрәмнә­ре белән котлаганда, үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үт­кән яраткан газетабыз “Республика Татар­стан”­ның иҗат коллективын шушы истәлекле дата белән тагын бер мәртәбә тәбрик итәм! Кадерле дуслар! Сез язмышыгызны үтә дә җаваплы һөнәр белән бәйләгәнсез, һәрвакыт ва­кыйгаларның алгы сызыгында торасыз, халык белән турыдан-туры аралашып яшисез. Җәм­гыятьнең әхлакый-психологик то­рышы, асылда, аның бүгенгесе һәм киләчәге сезнең сүзнең никадәр үтемле булуына, үз вакытында әйтелүенә бәйле. Ватаныбыз журналистика­сының иң яхшы традицияләрен саклагыз. Иҗтимагый тормышта актив катнашыгыз. Хакыйкатькә һәм дөреслеккә хезмәт итегез. Куелган максатларыгызга ирешегез. Яңа алымнар һәм яңа ысуллар табу теләге, иҗади куәтегез беркайчан да сүнмәсен! Сезгә бәхет, исәнлек-саулык, һөнәри казанышлар һәм кызык­лы проектлар телим. Рейтингларыгыз югары, тиражларыгыз күп, укучыларыгыз бихисап булсын. Бәйрәм белән!
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев